«Java» өчен программалаштыру» мастер-классы ← кире кайтырга

Әлеге вебинар ярдәмендә программалаштыру теле, аның принциплары һәм мөмкинлекләре хакында төп мәгълүматны белеп булачак.
Java өчен программалаштыруның үз өстенлекләре бар: программалаштыру телендә язылган код, махсус транслятор-программа ярдәмендә байт-кодка тәрҗемә ителә. Ә ул, үз чиратында, Java виртуаль машинасына барып эләгә. (Java Virtual Machine, яки JVM). Шуңа да Java системасында язылган программаны теләсә кайсы компьютер да укый ала. Моның өчен бар бер генә шарт үтәлүе мөһим: Java виртуаль машинасы урнаштырылган булсын. Нәкъ менә шушы сыйфат «Java»ны алыштыргысыз итә дә инде.