Павел Астахов белән очрашу ← кире кайтырга
23-нче апрель көнне, бала хокуклары буенча Рәсәй Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле Павел Астахов «Сәләт» йорты һәм «Сәләт» дөньясының төп проектлары белән танышты, берләшәбезнең һәм Балалар сорауларын иҗтимагый кабул итү үзәгенең әгъзалары белән аралашты.
Павел Алексеевич белән берлектә Татарстан Республикасы премьер-министрының урынбасары Васил Шәйхразиев һәм балалар хокуклары буенча республикабызның вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина да «Сәләт» йортында кунакта булды.
Мөхтәрәм кунаклар парламент дебатлары буенча уку-укыту сессияләренең рәсми ачылыш тантанасында катнаштылар. Павел Алексеевич хәтта яшь дебатчыларга остаханә дә күрсәтте.
«Үз позицияңне белдерү, аңлата алу, башкаларны да аның дөреслегенә инандыру – тормышта сезгә һәрдаим кирәк булачак, ярдәм дә итәчәк. Уңышлар сезгә!» – дип, фикерен йомгаклады Павел Астахов.
Шулай ук ул «Сәләт» клубының эшчәнлеге белән танышты, ИХО илләренең II Казан яшь эшмәкәрләр форумының оештыру комитеты белән аралашты, «SF School» тәкъдим иткән виртуаль 3d-музей проектында катнашты.
Берләшмәбезнең активистлары кунакларга үзләре иҗат иткән татар телендәге мультфильмнарны да тәкъдим иттеләр. Мультфильм олыларның да, нәни балаларның да күңеленә хуш килде, күп кенә татар сүзләренә кызыксыну уятты.
Очрашу барышында Павел Алексеевич тарафынннан да Казан яшьләренең дә алкышлары тынмады. Соңрак ачыкланганча, җәмәгать эшлеклесе, «В мире животных» тапшыруының алып баручысы Николай Дроздов, Павел Алексеевичка кызыклы очрашулар – энергия туплауның иң эффектлы ысулы икәнен җиткергән булган. Ә без, үз чиратыбызда, мәртәбәле кунакларның югары бәясе яңа үрләргә ашкындырганын исбатлый алабыз.