Михаил Бортников: «Әзерлек шәп!» кире кайтырга

Михаил Бортников: «Настрой боевой, подготовительный!»

II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» форумының уку-укыту программасын Европа стандартлары буенча иң яхшы дип саналган тренерлар алып бара. Безнең мәйданчык аларны ни белән җәлеп итә? Әлеге сорауга җавапны без Михаил Бортников аркылы таптык.

«Агыйдел 2015» – «Сәләт»нең Михаил хезмәттәшлек итә торган беренче генә проекты булса да, форумның башкарма директоры Анна Фельман белән 2012-нче елдан бирле таныш алар. Ул вакытта әле Михаил Казанда үткән  XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада тренерлар пулы әгъзасы булып саналган. Анна исә аның укытучысы, туры юл күрсәтүчесе икән.

– Михаил, синең эшеңнең бер юнәлеше – волонтерлык. Сине моңа ни этәрде?  

– О, аның башлангычы бик еракка барып тоташа. Инде ничәнче елда икәнен дә хәтерләмим, Новосибирскта үтүче Халыкара яшьләр инновация форумында катнашкан идем. Һәр ел саен шушы чарада катнашу өчен бик зур күләмдә волонтерлар тупланыла иде. Форум бик үзенчәлекле булгангамы,  әлеге вакыйгада бик күпләрнең катнашасы килә иде. Әлбәттә, мине дә бик кызыксындырды бу. Нәкъ менә шушы форумда волонтер, тимбилдингтан башлап тренерга хәтле булган эшчәнлегем башланды да инде. Ник волонтерлык дисезме? Чөнки син биредә үзеңне бер үк вакытта берничә юнәлештә сыный аласың: оештыручы буларак, остаз, булышчы буларак. Аның ярдәмендә теләсә нинди идеяне чынга ашырып була.

– Ә «Агыйдел» форумында ник катнашырга булдыгыз?

– Мине бирегә тренер сыйфатында чакырдылар. Ә бу тема минем өчен бик кызыклы, шуңа ризалаштым да. Әлеге вакытта Рәсәйнең балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре һәм Европы Советы тарафыннан үткәрелә торган тренерлары өчен берьеллык тренинг-курсның укучысы булып саналам. Әлеге курс формаль булмаган белем бирү һәм мәдәниятара укытуга юнәлдерелгән. Ә «Агыйдел» форумы минем өчен кирәкле практика. Биредә мин үземнең компетенцияләремне үлчәп карый, остазларым алдында үземне күрсәтә алам. Остазларым итеп Наталья Никитинаны һәм Анна Фельдманны саныйм.

– Форумның мохите ничек сезгә?

– Форум башлана гына әле, әзерлек шәп!

– Ничек уйлыйсың, яшүсмерләрне ни белән кызыксындырып була?

– Идея белән, берсүзсез. Идея уникаль, якты булырга, үзенә җәлеп итәргә тиеш. Биредә без катнашучыларга социаль проектлаштыру серләрен төшендерергә тырышачакбыз.

– Михаил, катнашучыларның яше 14-17 яшь. Әлеге дәресләрне аңлый алырлар микән алар?

– Менә нәкъ шушы яшьтән башларга кирәк тә инде. 18 яштә син инде балигъ буласың, проектың белән төрле бәйге һәм грантларда катнашу мөмкинлеге дә туа. Ә 14-17 яшь – барлык нечкәлекләргә төшенер һәм үз вакытында чынга ашырыр өчен иң кулай вакыт, минемчә.

– Катнашучыларга теләкләрең?

– Иң мөһиме – биредә ял итегез. Тик ялыгыз файдалы булсын. Программа шушы файдалы ялга корылган да.

– Михаил, синең яраткан шөгылең кино карау. Иң яраткан кино исеме белән уртаклаш әле.

– Миңа мәгънәле фильмнар ошый. Жанры мөһим түгел, эчтәлеге булсын. Фильм барышында да, аннары да уйланырлык җирлек калсын. «Имя Розы» – иң яраткан фильмнарымның берсе. Ул Умберто Эко китабы буенча төшерелгән дини темага багышланган тарихи кино.