«Сәләт» мини-футбол Лигасы кире кайтырга

Мини-футбольная лига «Сәләт»

Дуслар, «Сәләт» берләшмәсе сезнең интеллектуаль һәм иҗади үсешегезне генә түгел, ә сәламәтлегегезне дә кайгырта. Ничек дисезме? Махсус моның өчен узган ел «Сәләт» спорт лигасы булдырылды. Һәм әлеге проект бүгенге көндә дә уңышлы эшләп килә: кыяга менү буенча күнекмәләр уздырылды, озакламый мини-футбол буенча инде традициягә кереп баручы турнир көтелә. 

Турнирда катнашырга теләк белдерүче гаризалар 12-нче март, шимбә көннең кичке 21:00 кадәр кабул ителә. Команданы теркәр өчен мини-футбол турнирының рәсми сайтына кереп (http://sportfort.ru/mflselet/HomePage) «Подать заявку» төймәсенә басарга һәм система таләп иткән барлык юлларны тутырырга кирәк.

Гаризалар кабул итү этабы тәмамлангач, Турнирның нигезләмәсе әзер булачак. Әлегә төп кагыйдәләр белән кыскача таныштырып үтәбез:

1. Уеннар «Ватан» спорт комплексында узачак.
2. Уеннар һәр якшәмбе, 12:00-14:00 вакыт аралыгында уйналачак.
3. Легионерлар («Сәләт» проектларында бер тапкыр да катнашмаган кеше) саны 1-дән дә күбрәк булуы тыелган.
4. Кырда һәр командадан бер үк вакытта 5 уенчы уйный (4+1).
5. Гаризада 6-дан 10 кешегә кадәр теркәлә ала. 

Беренче уен, алдан әйтеп узганча, якшәмбе, 13-нче март көнне, «Ватан» спорт комплексында, 12:00-14:00 дә узачак. Дусларыгыз, якыннарыгыз өчен җанатып, көч биреп торырга да килергә онытмагыз! Рәхим итегез! https://vk.com/seletsport