«Сәләт» мини-футбол турниры рекордлар куя кире кайтырга

Мини-футбольный турнир «Сәләт» бьет рекорды

16 ноябрь көнне, «Сәләт»нең 20 еллык юбиленна багышланган «Спорт марафоны»ның мини-футбол буенча беренче уеннары  гөрләп узды. Әлеге ярышларда 100дән артык кеше катнашты, 20 ир-егет һәм 2 хатын-кыз командалары җыелды.

Биредә балалар гына түгел, студентлар, әйдаманнар, активистлар һәм хәтта ветераннар да килгән иде. Шунысы гаҗәп, аланнар директорларына сәлкешләр дә сынатып тормады. Бүгенге турнирның бизәге булып “Сәләт балалары” дип исемләнгән кызлар командасы торды.

Турнирның ачылышында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты иҗтимагый үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин катнашучыларга уңышлар теләде. Ә аннары сәләтлеләргә ияреп «Ветераннар” командасы составында турнирда үзе дә катнашты. Командаларга көч биреп торырга, гадәттәгечә, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов та килгән иде.

Оештыручылар бертавыштан мини-футболда катнашырга теләк белдерүчеләрнең аеруча күп булуын әйтеп уздылар.  «Волейболга 12 команда җыйган булсак, мини-футболга 2 тапкыр күбрәк булды!» - дип сөйләп китте чемпионатның җитәкчесе Нияз Муртазин.  «Алда баскетбол матчлары тора, тагын да күбрәк халык җыелыр дип өмет итеп калабыз. Әлеге турнирларда иң рәхәте шул: дусларың, фикердшләрең белән бергә җыелып күңелле ял итәргә була,  борчуларыңны онытып торасың», - диде ул.

«Текә әйдаманнар» капитаны Гүзәл Гыйльметдинова үзләренең командасына эләгүе бик авыр булганын әйтеп узды. «Командада бары 1-2 кеше генә профессиональ рәвештә мини-футбол белән шөгыльләнгән, ә калганнарында зур теләк кенә бар иде», - дип көлеп сөйләде ул. Әлеге команданың капкачысы Лиля Серазетдинова исә «Иң мөһим – туптан кача белү!» - дип белдерде.

Турнир ахырына нәтиҗәләр дә билгеле булды. «Ветераннар» - «Санак» җыелма командасына 1:0 исәбе белән оттырды.  Директорлар һәм өлкән әйдаманнар командасы һәм "Рабит Батулла" исемендәге футбол клубы белән көчләре тигез дип табылды. Матчлар моның белән генә бетми әле, киләсе атналарның якшәмбе көннәрендә алар тагын дәвам итәчәк. Сзене 23 ноябрь көнне 11:00 «Ватан» спорткомплексында көтеп калабыз!