«Илһам чишмәсе» ← кире кайтырга
5-нче декабрь көнне, 13:00, «Сәләт» йортында «Илһам–Вдохновение» хор фестивале узачак. Фестиваль беренче тапкыр Татарстан Республикасының «Сәләт» иҗтимагый яшьләр фонды тарафыннан үткәрелә.
Фестиваль идеясе «Сәләт» берләшмәсенең «D’ART» хор-студиясендә туган.
Чараның төп максаты булып милли моңнарны саклап калу, онытылганнарын яңадан торгызу, бүгенге заман яшьләрендә хор сәнгатенә кызыксындыру уяту тора.
Фестивальдә Татарстан Республикасының үзешчән һәм укучылар хоры коллективлары катнашачак: Казан Университетының татар хоры, Арча педагогия көллиятенең студентлар хоры, Казан шәһәре 1-нче музыка мәктәбенең «Сөембикә» вокал ансамбле, КГАСУның академия хоры, университетның чыгарылыш укучылары Ассоцациясе «Гармония» камера хоры үзара көч сынашачак.
Жюри составына күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, музыкаль белем бирү учреждениелары мөгаллимнәре керәчәк.
Быел жюри рәисе буларак Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан консерваториясе доценты И.А. Рәхимуллин билгеләнде. Шулай ук дәрәҗәле кунак итеп Казан консерваториясе галиме, Татарстан Республикасы һәм Рәсәй Федерациясенең атказанган мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе В.П. Леванов та чакырылды.
Оештыручылар барлык катнашучыларга бәйрәм кәефе һәм әйбәт чыгышлар теләп калалар!
Алдагы көннәрдә ансамбльләр өчен дә фестиваль-конкурс үткәрү планда бар.