Биләр янында «Сәләт» академия үзәк-шәһәрчеге ачылачак кире кайтырга

Около Билярска откроется академический центр-городок «Сәләт»
Бу Алексеевск районында урнашкан, «Сәләт» яшьләр үзәгенең интеллектуаль, уку-укыту базасы булачак.

 Яңа лагерь турында «Реальное время» интернет газетасына «Сәләт»кә нигез салучы Җәүдәт Сөләйманов сөйләде. Әлеге лагерь «Сәләт-Фәнсар» дип атала, тәрҗемә иткәндә ул «фәннәр күп урын» дигәнне аңлата. «Фәнсар» «Дубок» пионерлагеры урынына төзелгән.

 Яңа интеллектуаль уку-укыту лагеры Алексеевск районының Биләр шәһәрендә, Казаннан 150 чакрым ераклыкта урнашкан. «Әлеге урын тарихи яктан бик кадерле: Алтын Урда Дәүләте килгәнче, Биләр 50-150 мең халыклы башкала булган», - дип аңлата Җәүдәт Сөләйманов.

 «Сәләт» ел әйләнәсе эшләп килүче лагерьгә әвереләчәк. Биредә чын мәгънәсендә «фәнни элита» тәрбияли алырбыз дип өметләнәбез. Шуңа монда гуманитар юнәлешләр дә, физика һәм математика кебек фәннәр дә укытылачак. Математика, информатика һәм IT-технологияләр кебек предметларны аерым бер профиль буенча өйрәтәчәкбез», - дип белдерде Җ. Сөләйманов.

 База, гомумән алганда, 100-120 балага каралган. Ул 7-нче сыйныфтан башлап мәктәп укучыларына һәм студентларга өстәмә белем алу мәйданчыгы булып торачак. Ачылу тантанасы 10-нчы июльгә планлаштырылган, шуңа да бу җәйне биредә 300-350-ләп бала катнаша алыр дип көтелә.

 Шушы ук база нигезендә 7-12-нче июль көннәрендә халыкара уку-укыту форумы үтәчәк. Аның барышында «Сәләт-Фәнсар»ны рәсми рәвештә ачу каралган. Форумда исә быел 6000 катнашучы көтелә (Австралия, Канада, Прага һ.б).

 Мәкаләнең тулы вариантын сез «Реальное время» интернет-газетасы сайтында укый аласыз.