Сәләт берләшмәсенең яңа катнашучылары ← кире кайтырга

Сәләт йортында Сәләтнең иң кечкенә, иң яшь катнашучылары һәм аларның әти-әниләре белән танышу узды. «Бәләкәч» балалар мәйданчыгы Сәләт ветераннары, активистлары гаиләләре өчен үз ишекләрен ачты. Аның программасы, 2016-2017-нче уку елына булган планнар белән әти-әниләр җыелышында таныштык.
Чарада Сәләт Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов та катнашты.
«Миңа калса, Сәләтнең яңа тармагын ачып җибәрү, «Сәләт-Бәләкәч»не оештыру – бик күңелле күренеш. Сез – сәлкипушларның әти-әниләре – кайчандыр үзегез дә актив һәм максатчан сабыйлар булгансыз. Балаларыгызны да шундый рухта тәрбияләү – безнең бурыч. Беренче тапкыр «Сәләт-Бәләкәч» үз эшчәнлеген Сәләт Форумында башлаган иде. Бүген инде Сәләт йортында да мондый мәйданчык бар. Безнең укытучыларыбыз, чын мәгънәсендә, үз эшләренең осталары. Ә иң мөһиме, алар үзләре дә Сәләт мөхитендә тәрбияләнгәннәр», - дип белдерде Тимур Сөләйманов.
Әлегә «Бәләкәч» ул – бер бүлмә генә һәм клуб форматында эшләячәк. Тик якын киләчәктә көндәлек төркем җыеп, балалар биредә ярты көн була алачак дип серне дә чиште берләшмәбез лидеры.
Барлык дәресләр дә 3 юнәлеш буенча татар телендә алып барылачак: дизайн, вокал һәм хореография.
«Мин инде шактыйдан Дарья Шарова студиясендә укытам. Балаларга ритм, музыка хисен, пластиканы, үз тәнеңне яратырга өйрәтәчәкмен», - дип планнары белән бүлеште биючебез Марат Гатауллин.
Дәресләр инде бүген, ягъни 6-нчы октябрь көнне башланып китәчәк. 16:20, Сәләт йортында без 3-4 яшьлек балаларны вокал студиясендә бөтенрәсәй һәм халыкара бәйгеләр катнашучысы һәм лауреаты, композитор, 40-тан артык җыр авторы Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева белән көтеп калабыз! Рәхим итегез!