«Иске Казан» сменасына да ерак калмады ← кире кайтырга

Не за горами смена «Иске Казан»

Дуслар, «Иске Казан» сменасына да ерак калмады! Без сезнең өчен кызыклы программа әзерлибез. Игътибарыгызга төп мәгълүматны тәкъдим итәбез.

Сменаның форматы: палаткалы лагерь

Юнәлеш: Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксындыру, сәлкешләргә һөнәр сайларга ярдәм итү, эшче профессияләр һәм кул эшләре белән таныштыру.

Үткәрү вакыты: 15-21-нче август, 2016 ел

Үткәрү урыны: Биектау районы, Камай авылы, «Иске Казан» музей-тыюлыгы территориясе

Теркәлү: 15-нче август, 8:00-11:00. Адрес: Казан шәһәре, Островский ур., 23 йорт

Казанга кайту: 21-нче август, Островский ур., 23 йорт

Путевка бәясе: 3500 сум

Уку-укыту программасы - һөнәрчеләр остаханәләре:

- Тимер осталыгы

- Балта осталыгы

- Глина (керамика)

- Тукыма осталыгы

- Электроника, робототехника

Шулай ук:

-          Һәр бала да остаханәләргә йөриячәк;

-          Музей һәм тыюлыкка экскурсияләр уздырылачак;

-          Фән һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар уздырылачак.

Ә инде 20-нче август көнне «Иске Казан җыены» фестивале үткәреләчәк! Биредә катнашучыларны күп-күп кызыклы сюрпризлар көтә. Яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз! Туларык мәгълүмат:  https://new.vk.com/selet_iskekazan