Вики-марафон җиңүчеләрен игълан итәбез! ← кире кайтырга

Объявляем победителей вики-марафона!
«Сәләт ВикиМәктәбе» командасы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан татар Википедиясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр турында мәкаләләр язу марафоны оештырды. Марафонның максаты
– Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрне искә алу һәм интернет челтәрен алар турында татар телендә язылган дөрес мәгълүмат белән баету.
⠀
«Иң яхшы мөхәррир» номинациясендә
1 нче урын - Лия Павлова,
2 нче урын - Гүзәл Дәүләтшина,
3 нче урынны Айгизә Сөнгатуллина яулады.
⠀
«Иң яхшы автор» номинациясендә катнашканнардан лидерлар:
1 нче урын - Диана Кадыйрова,
2 нче урын - Эльза Нәҗметдинова,
3 нче урын - Илзия Гафиятова.
⠀
Афәрин, котлыйбыз!
⠀
Бүләкләү тантанасы хакында оештыручылар җиңүчеләргә аерым хәбәр итәчәк.