Олег Викторович Морозов фикеренчә, киләчәгебез безнең кулда ← кире кайтырга
Татарстаннан Федерация советы әгъзасы Олег Викторович Морозов Сәләт йортында кунакта булды, берләшмәнең төп проектлары, аның командасы белән танышты. Сәләт Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов кунагыбыз өчен экскурсия уздырды. Олег Викторовичны берләшмәбезнең эшчәнлеге, аның катнашучылары һәм юнәлешләре кызыксындырды.
«Татарстаныбызда яшьләр арасында үткәрелүче төрле инициативаларга шатланып, гаҗәпләнеп туймыйм. Сәләттә дистәдән артык юнәлеш буенча актив лидерлар җыелган. Миңа калса, бу бик мөһим факт: чөнки нәкъ шушы яшьләр безнең киләчәгебез. Иртәгә нәкъ тә менә аларга штурвалны тапшырачакбыз!» – дип белдерде Олег Морозов.