Укытучылар көне белән! кире кайтырга

С Днем учителя!

Хөрмәтле укытучылар!!! Чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез тыныч, сәламәтлегегез нык булсын. Эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугърылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Сәлкешләр! Ел дәвамында «Сәләт» мәктәбендә үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан «Сәләт»ле укытучыларыгызны да котларга онытмагыз!