Студентлар көне белән! ← кире кайтырга
Бүгенге салкын көндә дә күңелдә бәйрәм рухы сүрелми: чөнки бүген студентлар көне! Кадерле дуслар, бәйрәмегез белән сезне! Барлык имтихан-зачетларыгызны исән-сау тапшырыгыз! Кыенлыкларны елмаю аша үткәрегез, ташып торган энергиягезне дөрес юнәлештә кулланыгыз! Һәр адымда сезне мәхәббәт сагалап торсын, ә уңыш үз кочагыннан беркайчан да чыгармасын! Барлык ишекләр дә һәрвакыт ачык булсын, максатларга ирешегез!«Сәләт»тә бергә кайнап, бердәм булып, бергә булып, гөрләтеп яшик! Котлыйбыз!