IV «Безнең фикер» парламент дебатлары лигасының ачылу тантанасы ← кире кайтырга

Бүген 28-нче февраль көнне 17:00 Сәләт Йортында (Островский ур., 23) татар телендә үткәрелүче IV «Безнең фикер» парламент дебатлары лигасының ачылу тантанасы узачак.
Лиганың рәсми ачылышында «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, Татарстан Республикасының «Республика дебатов» уку-укыту һәм дискуссия үзәгенең элекке җитәкчесе Аммар Аль-Анси катнашачак.
Ачылышның барлык нечкәлекләре, детальләре турында татар телендәге «Безнең фикер» парламент дебатлары лигасы җитәкчесе Ләйсән Миңнуллина уртаклашты.
Ачылыш нинди форматта узачак?
- Рәсми ачылыш, иң беренче чиратта, безнең проект белән танышу. Биредә без яңа катнашучыларга нәрсә белән шөгыльләнгәнебез, проектыбызның нәрсәгә юнәлтелгәне турында сөйлиячәкбез. Соңыннан, үрнәк уен күрсәтәчәкбез. Әлеге уенның жюри әгъзалары ролен тамашачы башкарачак.
- Максатыгыз нинди?
- Әлбәттә, иң беренче чиратта, ул – татар телендә фикер йөртә белү һәм чыгыш ясау. Әйе, бүген күп кенә балалар татар телендә үз фикерләрен белдерә алалар. Ләкин, кызганыч, аларның тел камиллелеге юк. Бу балалар үз фикерләрен иң элек башларында рус теленнән тәрҗемә итәләр, соңыннан гына аны белдерәләр. Шуңа күрә безнең тагын бер максатыбыз – әлеге барьерны бетерү, балаларда безнең проектка карата кызыксыну хисен уяту.
- Клубка нинди дә булса яңалыклар кертеләчәкме? Ачылыштан соң, нинди функцияләрне үтиячәк?
- Шунысын билгеләп үтәсем килә, «Безнең фикер» иң беренче чиратта, ул – проект. Әйе, ул дискуссион клуб дип әйтелә, ләкин хәзерге вакытта без аны Лига форматына күчерәбез. Әлеге Лига кысаларында һәр ике атна саен балалар өчен уен үткәреләчәк. Иң башта уенның 1/8, соңыннан ¼, ½ һәм финал. Зур финалдан соң, суперприз да булачак. Ә финалга чыккан, җиңгән командалар, оештыру комитеты белән берәр дәрәҗәле шәхеснең очрашуы да көтелә. Узган елда исә ул экология министры белән очрашу иде.
- Лига уеннары нинди форматта узачак?
- Дебатлар кызык форматта узачак: британ парламент дебатлары.
- Лигада кем катнашу мөмкинлегенә ия?
- Уеннарда 7–11-нче сыйныф укучылары, 1-нче курс студентлары һәм көллият студентлары катнаша алачак.
- Дебатлар өчен ниндирәк темалар сайланачак?
- Темалар бик төрле булачак. Мәсәлән: экология, татар теле, сәнгать һ.б.
- Әлеге ачылыш синең өчен, җитәкче өчен нәрсәне аңлата?
- Минем өчен әлеге ачылыш ул – бик зур тантана, бәйрәм! Без, зур юлыбызны башлыйбыз. Һәм инде иң мөһиме, командамны, катнашучыларны дөрес юлга юнәлтергә дигән максат. Алда әйтелгәнчә, ачылышта үрнәк уен күрсәтеләчәк. Әлеге уен, яңа катнашучылар өчен бик файдалы булыр дип саныйм. Бу уен ярдәмендә алар безнең нәрсә белән шөгыльләнгәнебезне аңларлар дип өметләнәм. (Елмая)
- Синең өчен Клуб җитәкчесе вазыйфасында иң авыры нәрсә?
- Минем уйлавымча, ул – кызыксыну хисен уяту. Ләкин, шунысы шатландыра, әлегә мондый проблемаларыбыз юк. (Елмая) Әлбәттә, һәрбер эштә ниндидер вак мәсьәләләр булырга мөмкин, тик безгә һәрвакытта да җитәкчеләребез ярдәм итеп тора.
- Катнашучыларга теләкләрең..
- Чыгышларыгызның үсешен туктатмагыз, телне гел камилләштереп торыгыз! Тормышта бер урында басып торырга ярамый дигән кебек, әлеге ике әйбердә дә беркайчан туктамагыз!
«Безнең фикер» – уникаль булган мәйданчык. Биредә, син рәхәтләнеп төрле темага кагылышлы фикереңне белдерә аласың.