Күңел экологиясеннән – дөнья экологиясенә ← кире кайтырга

X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумында экологик юнәлеш – ЭкоСәләт эшли. Җәмәгать бакчасы, пластик утилизацияләү урыны, чүпне аерып җыю системасы – болар барысы да экологик проект нәтиҗәсе. Уку-укыту программасында балалар өчен экология белгечләреннән лекция һәм мастер-класслар үткәрелә.
ЭкоСәләт Татарстанның экология министрлыгы инициативасы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Табигатьне саклауга кагылышлы белем бирү һәм күңел ачу чаралары үткәрелгән бер чатырдан башланган проект әлегәчә дәвам итә. Вакыт узу белән ул яңара, тагын да киңәя. Диана Газыймова һәм Лиля Валеева – Сәләттәге экология юнәлешенең җитәкчеләре.
Күңел экологиясеннән – дөнья экологиясенә. Проект шушы фикерне алга сөрә, чөнки экология дигәндә чүп-чар ташлау, планетаны саклау мәсьәләсе генә түгел, чиста уйлар, матур итеп аралашу да күз уңында тотыла.
Быел һәрбер чатыр аерым бер экологик принципка багышланган. Моның белән беррәттән, белем бирү программасы да үз эшен дәвам итә. Дәресләрдә экологик фикер йөртү, коммерция структураларының экологик нициативалары, зур экологик оешмалардагы эш барышы һ.б. темалар күтәрелә.
Төшке аштан соң интерактивлар һәм практик дәресләр үтә. Балалар яңадан эшкәртелгән материаллардан сувенирлар әзерли, экоквизда бергәләп ребуслар чишә, интеллектуаль сорауларга җавап эзли.
«Форумда безгә башка планетадан килүчеләргә караган кебек караучылар да бардыр, әлбәттә, – дип шаярта Лиля Валеева. – Әмма без үз идеябезне, фикеребезне алга сөрүне дәвам итәбез. Бәлки бала бүген ишеткән яңалыкны көнкүрешендә шунда ук кулланмас та, ләкин еллар үтү белән экологик принципларга таянып яши башлавы да мөмкин бит».
Чәчкән белем орлыгы бервакыт гүзәл гөл булып шытып чыга ул. Экологларның хезмәт нәтиҗәләре дә инде күренә. «Берничә ел элек безнең дәресләргә Дарина исемле сәлкеш йөри иде. Экология темасы белән кызыксынып китеп, ул төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнаша башлады. Киләчәген дә шушы юнәлеш белән бәйләргә булды – университетка экологка укырга керде», – дип сөйли Диана Газыймова.
Планетаны саклау идеясе белән бер Дарина гына илһамланып калмаган: Сәләттәге яңалыкларны туган җирләренә кайтып кабатлаучылар да бар. Мәсәлән, сәлкешләрнең берсе кәгазьне яңадан эшкәртә – суда чылатып, яңадан пресслый икән. «Форум катнашучылары күп тапкыр кулланылышлы стаканнар, шешәләр кулланулары хакында сөйлиләр. Монда алган тәҗрибәне көнкүрешләрендә дә кулланалар, димәк», – ди Лиля Валеева.
Форум территориясендә җәмәгать бакчасы бар. Быел аның урынын һәм концепциясен бераз үзгәрткәннәр. Элек аерым бер зона булган булса, хәзер бакча кеше күп йөри торган җиргә күчкән. Сәлкешләр утыртылган үсемлекнең ничек үскәнен карап бара алсыннар өчен, Телеграмда махсус канал да булдырганнар.
«Бакчаның төп максаты – балаларга ризыкның өстәлебезгә кадәр килеп җиткәнче, нинди катлаулы һәм озын юл үткәнен аңлату. Мәсәлән, шәһәр балаларының күбесе бу процессны күрми үсә бит. Атна дәвамында сәлкешләр үсемлекне карап, тәрбияләп тора, әмма бу вакыт аралыгында ул җимеш бирми, моның өчен тагын да күбрәк тырышлык һәм түземлек кирәк, – ди Диана Газыймова. – Миңа калса, бакча балаларны ризыкны кадерләргә, исраф итмәскә, хезмәтне хөрмәт итәргә өйрәтә. Түтәлләргә орлык чәчкәндә дә сәлкешләргә гел: «Бер орлык – бер үсемлек, аннан үскән җимешләр дигән сүз, сак карагыз», дип әйтә киләм».
Шулай ук форум территориясендә теләге булган һәркем чүпне яңадан эшкәртүгә үз өлешен кертә ала. Бакчадан ерак түгел пластик шешәләр өчен пресс урнаштырылган. Ә шешә капкачларына икенче тормыш бүләк итәргә мөмкин. Гранула хәленә кадәр вакланган палстиктан киләчәктә «Сәмрух» премиясе өчен кубоклар әзерләргә дигән проект та планда. Шулай ук экология зонасында өй рәвешендәге арт-обект бар. Аның түбәсенә кояш батареяләре, җил генераторы куелган. Хасил булган электр энергиясе белән телефонга заряд җыйдырырга була.
Мини-китапханә, Н.И. Фешин исемендәге сәнгать көллиятеннән, «Второе дыхание» фондыннан экологиягә багышланган күргәзмәләр, бер тапкыр кулланылышлы әйберләргә алмаш булырлык әсбаплардан экспозиция боларның барысы да смена барышында гамәлгә ашырыла.
Кәгазьне кабат куллану, канцелярия товарларын кирәгенчә генә алу, электр энергиясен чама белән тоту һәм башка бик күп киңәшләр тупланган белешмәлекне оештыручылар инде киләсе елга әзер итәргә уйлыйлар.