«Асылташ» Сәләт мәктәбе ачылды! кире кайтырга

Открылась Школа Сэлэт «Асылташ»!

Бүген, 1-нче сентябрьдә, Казандагы 51-нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Асылташ» Сәләт мәктәбе ачылды.

1Ә сыйныфына кабул ителгән 9 укучыны, шулай ук тантанага җыелган башка укучыларны да мәктәп директоры Анастасия Сергей кызы Акмаева; җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Марат Мансур улы Бариев һәм ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов сәламләде.

«Бүген сез безнең мәктәп бусагасын атлап керәсез. Бу мәктәп сезнең яраткан икенче йортыгызга әйләнсен иде. Сыйныфыгыз дус һәм тату гаилә булсын. Ә укытучылар, минем коллегаларым, яхшы һәм ышанычлы дусларыгыз булсын!» – дигән сүзләр белән тантананы башлап җибәрде директор Анастасия Сергей кызы.

Сәләтнең попечительләр советы рәисе Марат Бариев: «Сезне бүгенге зур бәйрәм белән тәбриклим. Бу Россиядә бик зур бәйрәм, ул һәрбер гаиләгә кагыла. Без инде күптән Сәләт нигезендә, Сәләт системасында мәктәп ачарга дип хыяллана идек. Вакыты җиткәндер, күрәсең. Быел Сәләт җитәкчеләре тырышып, бер класс ачылды, бу – Сәләт мәктәбенең нигезе. Без моны бик дулкынланып көтеп алдык. Бүген бөтен сәлкешләр өчен бик зур вакыйга. 1Ә классы! Берничә ел үтәр, бу мәктәпкә керергә чират булыр. Сәләт җәмгыятендә бала ничек тәрбияләнә, ул ничек күбрәк белем һәм тәрбия ала икәнен әти-әниләр дә, башкалар да күрер», – дип белдерде.

Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов 51-нче мәктәп белән Сәләт дуслыгына күп өметләр баглавын, бу дуслык ике якка да зур мөмкинлекләр ачачагын җиткерде.

Укучыларны видеоэлемтә аша «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир дә сәламләде: «Безнең өчен бүген бик зур бәйрәм. Мин бик нык дулкынланам. Сезнең кебек, балалар кебек. Мин генә түгел, бүген бөтен Сәләт дөньясы дулкынлана. Чөнки бүген беренче сентябрь бәйрәме генә түгел, бүген безнең Сәләт дөньясында яңа күренеш, яңа чор башлана. Зур вакыйга! Без 27 ел буе әзерләнеп килгән Сәләт мәктәбе ачыла. «Асылташ» мәктәбенең 1 Ә классы! Рәхмәт 51-нче мәктәпкә безне үз кочакларына алганнары өчен. Сәләт тарихының яңа бите бу. Барыбызга да уңышлар телим! Бу башлангычны күтәреп алган һәркемгә, Сәләт дөньясына, Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтына, Яшьләр һәм Фән һәм мәгариф министрлыкларына, төзүчеләребез, бизәүчеләребез, 51нче мәктәп укытучылары һәм директоры, әти-әниләргә һәм, балалар, сезгә рәхмәт. Сездән башка бу бәйрәм була алмас иде. Сезнең белән генә бу мәктәп яшәячәк һәм үсәчәк. Без сезнең белән бергәләп бу мәктәпне дөньядагы иң яхшы мәктәп итәчәкбез».

Укучылар өчен интерактив уеннар да әзерләнгән иде. Ә Сәләтнең дуслары – артистлар Илгиз Шәйхразиев һәм Зәринә Вилданова бәйрәм уңаеннан җыр бүләк иттеләр.