Безнекеләр – «Ел лидеры 2019» конкурсында! ← кире кайтырга
Казанда балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләренең «Ел лидеры 2019» конкурсы йомгаклау этабы узды. Җиңүчеләр һәм призерлар арасында безнекеләр дә бар!
Быел конкурста катнашу өчен 500 гариза кергән булган. Катнашучылар 2 көн дәвамында төрле конкурс сынауларын уздылар, аларга үзләренең лидерлык сыйфатларын күрсәтергә, шулай ук үз проектларын якларга кирәк иде.
Быелгы конкурста Сәләтнең 9 активисты катнашты. Шуларның 5есе призлы урын алды! Ләйсән Низамова – «Яшьләр/балалар иҗтимагый оешмасы лидеры 16-17 яшь» номинациясендә 1-нче урын, Аяз Ханафин – «Яшьләр иҗтимагый оешмасы лидеры 18-25 яшь» номинациясендә 1-нче урын, Диләрә Хаева – «Балалар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе 18-25 яшь» номинациясендә 2-нче урын, Ләйсән Нуриева – «Яшьләр/балалар иҗтимагый оешмасы лидеры 16-17 яшь» номинациясендә 3-нче урын, Лия Коган «Яшьләр иҗтимагый оешмасы лидеры 18-25 яшь» номинациясе 3-нче урын.
Активистларыбызны котладык һәм үз номинациясендә җиңү яулаган Аяз Ханафиннан комментарий алдык:
– Фотоларың, дипломнарың чыга торган гадәти презентация генә күрсәтмәскә булдым. Ниндидер сүзләрне үземчә чиштем, аңлаттым һәм үземә бәйләп күрсәттем. Әйтик, фамилиямне ХАРИЗМАТИЧНЫЙ АРТИСТИЧНЫЙ НАСТРОЕННЫЙ АЙДАМАН ФУТБОЛИСТ ИНСТИТУТА НЕФТИ дип шифрладым. Үз-үземне тәкъдим итүнең төп максаты, әлбәттә инде, Сәләт турында сөйләү, үземнең берләшмәдәге ролемне аңлату, нинди проектлар эшләвемне сөйләү иде. «Сәләт җитәкчеләре һәм әйдаманнары мәктәбе» дигән проектым турында проектларны яклау этабында сөйләгән идем инде.
Башка номинацияләр барганда, бөтенләй дулкынланмадым, тыныч кына күзәтеп утырдым. Ә чират миңа җиткәч, җиңелчә генә дулкынлану башланды. Гәрчә мин үзем тыныч кеше булсам да. Ә минем җиңүемне игълан иткәч, башыма килгән беренче уй «Аяз, син моны булдырдың! Максатыңа ирештең!» булды. Узган ел да шушы ук номинациядә катнашкан һәм икенче урынны алган идем бит.
Мин «Ел лидеры»нда Сәләтне лаеклы итеп тәкъдим итәргә теләдем. Булып чыкты! Һәм мин моңа бик шат, – дип хисләре белән уртаклашты яңа гына «табадан төшкән» җиңүче Аяз.
Аңа һәм башка җиңүчеләргә уңышлар һәм тагын да зуррак җиңүләр теләдек!
Барлык «ел лидерлары» да Мәскәүдә узачак «XXI гасыр лидеры» Россиякүләм этабында катнашачак.