«Безнең фикер» лигасының чирек финалы үтте! ← кире кайтырга

19-нчы апрель көнне «Безнең фикер» лигасының 1/4 финалы үтте. Аның ничек үтүе турында проект җитәкчесе Ләйсән Миңнуллина сөйләде.
– Лига февральдән бирле бара инде. Катнашучы бик күп булды һәм сайлап алу турын үткәннәр чирек финалга чакырылды. Ул да бик шәп үтте! Балаларның фикерләре, үткен сүзләре, харизмалары безнең уенга җан кертте.
– Бу юлы уенда кеше саны гадәттәгедән күбрәк тоелды. Бу нәрсә белән бәйле?
– Дебат уенында командаларга бүленәләр, шуңа күрә һәр командада кеше саны тигез булырга тиеш. Узган уеннарда без һәр мәктәпне аерым чакырдык, һәр бала белән эшләргә тырыштык. Шул сәбәпле, бәлки, кеше әз булып тоелгандыр. Бу юлы без чирек финалны ике атнага сузмадык, ә барысын бергә җыеп үткәрдек.
– Программага үзгәрешләр кертелдеме?
– Әйе. Балалар ул – илһам чыганагы. Чирек финалга кадәр уйда гел бер төрле программа иде. Ә чирек финал көне килеп җиткәч, катнашучылар белән бергә дебатлар үткәрергә уйладык! Һәрбер парламент дебатлары буенча турнирда иң оста спикерны аерым билгелиләр, аны уенда чыгыш ясавына карап бәялиләр. Ә без аерым батл оештырырга булдык. Чөнки кайбер командалар ярымфиналга узмады, ә аларда оста спикерлар бар иде. Алар арасында батл булачак та инде.
– Уенчылар арасында яңалар да тәҗрибәлеләр дә бар дигән идең. Бала белән бала арасында аерма бармы?
– Без балаларны «старичок» һәм «новичок» дип бүлеп йөртәбез. Чирек финал уенында алар арасында аерма булмады. Хәтта кайбер тәҗрибәле катнашучылар да каушап калды, шунлыктан үз урыннарын яңа катнашучыларга бирергә туры килде.
– Нинди авырлыклар булды?
– Авырлыклар булмады да, дисәм, дөрес булыр. Бары тик оештыру эшләрендә генә бераз авырлыклар булды. Минем янымда командам бар иде, шуңа күрә барлык проблемалар да тиз хәл ителде.
– Якын киләчәктә ниләр көтелә?
– Хәзер бөтен көчебезне туплап, ярымфиналга һәм финалга әзерләнәбез. Катнашучыларга безнең яңалыкларны күзәтеп барырга гына кирәк.