«Подкастлар, YouTube һәм фотография»: Сәләтнең медиа сменасындагы лабораторияләр ← кире кайтырга

Бу көннәрдә Биләр музей-тыюлыгы территориясендә «Сәләт» форумының дүртенче сменасы уза.
Сменаның уку-укыту сессияләре медиаресурслар белән эшләүнең актуаль ысулларына багышланган. Балалар өчен остаханәләрне Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре үткәрә. Катнашучылар төрле юнәлешләрдә цифрлы контент булдыру үзенчәлекләре белән танышалар.
Һөнәр сайлаганда ялгышмау һәм уңышлы карьера төзү өчен нинди күнекмәләргә ия булырга кирәклеге турында бу сменаның лаборатория җитәкчеләре: БИМ-радио һәм «Яшьлек» яшьләр медиасы алып баручысы Руслан Балдин, Skyeng YouTube-каналы режиссеры һәм продюсеры Екатерина Герм-Уварова һәм фотограф Инсаф Әхмәтшин сөйләде.
Руслан Балдин:
«Сәләт – гаҗәеп урын, биредә кыйммәтле тәҗрибәне һәм хәтирәләрне катнашучылар да, спикерлар да ала. Дәресләремдә мин балаларны дөрес һәм матур итеп сөйләшергә, фикерләрен формалаштырырга, материал эзләргә өйрәтәчәкмен. Кыскасы, без сменаның ябылу тантанасында тәкъдим ителәчәк подкаст ясау өчен файдалы булган бар нәрсәне дә эшләячәкбез.
Мин балаларга башкаларга охшамаска, үз фикерләрен әйтергә оялмаска, ирекле булырга һәм барлык идеяләрен дә тормышка ашырып карарга телим.
Көн саен берничә сәгатегезне булса да, белемнәрегезне яңартуга багышлагыз. Бер урында туктап калмагыз, чөнки сез барысын да белгән һәм эшли алган урында уңышка ирешеп булмый. Барлык текә профессионаллар да нәрсәдер өйрәнәләр».
Екатерина Герм-Уварова:
«Узган ел мине бирегә спикер итеп чакырдылар, ә быел үзем сорап килдем, чөнки Сәләтне бик яраттым. Монда искиткеч мохит, барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, ә балалар бик кызыксынучан һәм игелекле.
Монда спикер булып килү шундый рәхәт. Балаларга белемнәреңне бирү, аларны мотивацияләү өчен бу үсәргә һәм яңа белемнәр тупларга өстәмә этәргеч бирә. Алар белән эшләүнең нәтиҗәсен күрү аеруча сөендерә.
Мәсәлән, узган ел без балалар белән бергә фильм төшердек. Дәресләргә йөргән бер кыз шулкадәр бу идея белән илһамланды ки, быел Казан дәүләт мәдәният институтына кино һәм ТВ режиссурасы юнәлеше буенча укырга кергән.
Катнашучыларга яңа өлкәләрне үзләштерергә, үзләрен эзләргә һәм хаталар ясарга курыкмаска киңәш итәм. Яраткан эшеңне эшләгәндә, һичшиксез, барысы да килеп чыгачак».
Инсаф Әхмәтшин:
«Сәләт - балаларга төрле юнәлешләрдә үсәргә мөмкинлек бирүче искиткеч киңлек. Мин монда беренче тапкыр 2014 елда килдем һәм шул вакыттан бирле сәлкеш, әйдаман һәм спикер рольләрендә булдым.
Мин фотога төшерү белән инде күптәннән шөгыльләнәм, шуңа тәҗрибәм белән минем кебек үк энтузиастлар белән уртаклашасым килде. Остананәләрдә без стрит-фотосурәт, пейзажны фотога төшерү, портрет сессияләрен өйрәнәбез һәм төшерелгән материалны эшкәртәбез. Остаханәләрнең нәтиҗәләре буенча без зур булмаган күргәзмә оештырырга тырышачакбыз.
Смена дәвамында күп кенә балалар фотограф һөнәре һәм шәп фотограф булу серләре турында сорыйлар. Аларга җиткерергә теләгән киңәшләрем: әгәр дә сез үз тормышыгызны фотога яки видеога төшерү белән бәйләргә уйласагыз, зур сабырлыкка, хаталарыгызны кабул итә белү осталыгына ия булырга һәм даими рәвештә белемнәрегезне яңартып торырга кирәк.
Катнашучыларга эсседә баш киемнәреннән йөрергә, актив булырга, әйдаманнарын тыңларга һәм белемнәр тупларга телим».