Игътибар: "Сәләт" йортында җәйге аланнарны тәкъдим итү көтелә! ← кире кайтырга

25-нче апрель, 10:30, «Сәләт» йортында «Әйдаманнар мәктәбе» проектының соңгы этабы булачак.
«Әйдаманнар мәктәбе» — «Сәләт»нең җәйге аланнары өчен җитәкчеләр һәм әйдаманнар әзерләүгә юнәлдерелгән проект.
Соңгы этапның комиссиясендә «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Әйдаманнар мәктәбе» проекты җитәкчесе Венера Сөләйманова, оештыру комитеты әгъзалары Айгөл Габдрахманова һәм Элина Степанова булачак.
Шулай ук биредә җәйге аланнарны тәкъдим итү дә көтелә. Алар белән аланнарның җитәкчеләре, өлкән әйдаманнар һәм методистлар таныштырыр. Алар үзләренең чыгышларында аланның максатын, бурычларын искәртеп, программасы һәм көтеләчәк яңалыклар хакында сөйлиячәк.