«Сәләт» йортында җәйге аланнар тәкъдим ителде кире кайтырга

Презентация летних лагерей «Сәләт»
 25-нче апрель көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) «Әйдаманнар мәктәбе» проектының соңгы этабы булып узды.   

Бу көнне биредә «Сәләт»нең барлык җәйге аланнары презентацияләнде: максат-бурычлары искәртелде, программасы белән таныштырылды, үзенчәлекләре, көтеләчәк яңалыклар хакында сөйләнелде.

 Бу җәй «Сәләт»нең 30 аланы эшлиячәк дип көтелә. «Сәләт-Раушан», «Рухият», «Сәләт-Бөгелмә» кебек бай тарихлы аланнар өстенә яңалары да өстәләчәк. «Сәләт-Гайрәт», «Сәләт-Фикер», «Сәләт-Галәм» әнә шундыйлардан.

Борынгы Биләр каласында да быел 3 смена планлаштырыла. Беренчесе «Сәләт Биләр» форумына туры килүче «Сәләт-Биләр каласы» аланы. Быел гына үз эшен башлаучы «Сәләт-Галәм» һәм «Сәләт-Фикер» шулай ук фәнни юнәлештә эшлиячәк.

Татарстаннан читтә урнашкан тагын 2 алан бар: Башкортстан Республикасы, Туймазы районындагы «Сәләт-Кандракүл» аланы һәм Чувашия Республикасы, Батыр районы, Кызыл Чишмә авылындагы «Сәләт-Батыр» сменасы. Алар чит төбәкләрдәге яшьләребездә татар теленә мәхәббәт уяту, телне саклап калуга корылган.

Һәр җитәкче үз аланы турында җентекләп сөйләп чыкты, көтеләчәк яңалыкларны искәртеп узды. Быелгы аланнарның программалары нинди дә булса сюжетка нигезләнгән булырга тиеш. Мисалга, быел «Сәләт-Болгар» аланы «Җиде энҗе» дип аталучы татар мюзиклы сюжеты буенча эшләячәк.

 Дустым! Әле «Сәләт» аланына гариза тутырып өлгермәгәнсең икән – ашык! Сылтама: https://docs.google.com/forms/d/19KEMcivLyu99GXAazIslGHn5BeraYnmBJPIiHb0L5k4/viewform