«Сәләт – Университет Талантов» биенналесы программасы ← кире кайтырга

30-нчы март – 4нче апрель аралыгында Сәләт йортында (Островский ур., 23) «Сәләт – Университет Талантов» оешмалары һәм Сәләтнең җәйге профильле сменалары өчен сәләтле балалар һәм яшьләрне эзләү, табу һәм аларны үстерү буенча I Халыкара биенналесы узачак.

Биенналеның идеясе сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләүче берләшмәнең, Рәсәй һәм чит ил  оешмаларының тупланган тәҗрибәсен уртаклашу, гомумиләштерү һәм фикер алышу өчен мәйданчык булдыруга кайтып кала.

Биеннале  Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Казанский открытый университет талантов 2.0» оешмасы тарафыннан оештырыла.


Сәләтле балалар һәм яшьләрне эзләү, табу һәм аларны үстерү буенча I Халыкара «Сәләт – Университет Талантов» биенналесы программасы

30-нчы март

11:00-12:00 — Сәләт берләшмәсенең профильле сменаларына һәм биенналега багышланган Массакүләм Мәгълүмат Чаралары вәкилләре белән иртәнге аш

15:00-16:30 — Казан шәһәре мәктәпләре директорларына Сәләт йортын күрсәтү, Сәләтнең җәйге профильле сменаларын тәкъдим итү, хезмәттәшлек хакында фикер алышу

17:00-18:00 — «Фәнни ярышлар чемпионаты» проекты оештыручыларының гамәли сессиясе: юл картасы хакында фикер алышу

31-нче март

14:00-15:30 — Дәүләт бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасының яшьләре эшләре һәм спорт министрлыгы хезмәткәрләренә Сәләт йортын күрсәтү, мөмкин булган хезмәттәшлек хакында фикер алышу

1-нче апрель

15:00-15:30 — «Казанский открытый университет талантов 2.0» оешмасы фәнни-экспертлар советы әгъзалары һәм «2015-2020-нче елларда Татарстан Республикасында сәләтлеләр белән стратегик идарә итү» Дәүләт программасының рәсми операторларын Сәләт йорты белән таныштыру

15:30-17:00 — Дәүләт программасының рәсми операторлары белән берлектә бердәм юл картасын төзү

2-нче апрель

10:00-14:00 — «Атлант» шахмат клубы турниры

3-нче апрель

15:00-16:30 — НЭС әгъзалары катнашуында «Дөньяның сәләтләре: сәләтле балаларны үстерү һәм ярдәм итү буенча иң яхшы практикалар» халыкара семинары программасының гамәли сессиясе

15:30-16:50 — «Тел & Тарих» дискуссия мәйданчыгы

17:00-18:30 — «Безнең фикер» дискуссия клубының ачык турниры

4-нче апрель

14:00-15:30 —  «Татарстан Республикасы сәләтле балалары һәм яшьләренең үсеше буенча билгеләнгән үзәк» – сәләтлеләр белән эшләү буенча экспертлар сессиясе

14:00-15:30 — «Фәнни ярышлар чемпионаты» проекты оештыручылары өчен уку-укыту семинары

16:00-18:00 — «Дүртенче сәнәгать революициясе өндәмәләре – милли сораулар» темасына экспертлар сессиясе

16:00-18:00 — Сәләт йорты кубогына «Фәнни ярышлар чемпионаты»ның ачык турниры

18:00-20:00 — VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының 1-нче сменасы программасын тәкъдим итү