«Һәр буынга яшьтәш Тукай» кире кайтырга

«Һәр буынга яшьтәш Тукай»
Яр Чаллының Үзәк шәһәр китапханәсе каршындагы мәйданчыкта Республикакүләм «Һәр буынга яшьтәш Тукай» дип аталган флешмоб уздырылды.

Әлеге масштаблы акцияне Үзәк шәһәр китапханәсе, Яр Чаллы шәһәренең «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте белән берлектә «Сәләт» яшьләр берләшмәсенең «Сәләт-Чаллы» клубы, 10-нчы, 20-нче мәктәп һәм 15-нче балалар иҗаты йорты укучылары оештырды. Чарада Казан шәһәре һәм Тукай районыннан булган кунаклар да катнашты.

Флешмобның төп вакыйгасы булып катнашучыларның хәрәкәте, тезелеп «ТУКАЙ» сүзен һәм «130» саннарын ясаулары торды. Һәр катнашучының кулында Тукайның бизәкле китабы иде, урамнан узган һәр кешенең игътибары шуңа юнәлде. Күп кенә кешеләр кызыксынып, үзләре дә акциягә кушылдылар. Аннары күккә төрле төстәге 130 шар очырылды - бу шагыйрьнең тууына 130 ел дигән сүз. Флешмобта да 130 кеше катнашты. Шулай ук чара кысасында язучылар Сирень Якупова, Роза Хәмидуллина белән очрашулар уздырылды, шигырь сөюче Миләүшә Гимранова, Эльза Бессмертных, Эвелина Сөнгатуллина тарафыннан Тукайның мәңге үлмәс шигырьләре укылды. Барлык катнашучылар «Туган тел» җырын да җырлап уздылар, Тукай шигырьләренә иҗат ителгән көйләргә биюләр башкардылар. Бәйрәмдә Тукай әкиятләренең персонажларын да очратырга була иде: күбесе алар белән истәлекле фотоларга төште.