Сәләт ветераны Рәфис Камалов интерактив татар әлифбасын уйлап тапкан ← кире кайтырга

Рафис Камалов разработал интерактивную татарскую азбуку

Сәләт ветераны Рәфис Камалов бертуган абыйсы Илнур Камалов белән берлектә интерактив татар әлифбасын уйлап тапкан. «Фабрика предпринимательства» проектының 6-нчы сезоны кысаларында ТРның Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов проектны хуплады. Рөстәм Нургалиевич фикеренчә, татарлар чит илләрдә дә күпләп яшәгәнгә күрә, әлеге әлифба киң максатчан аудиториягә ия.

- Рәфис, әлифба уйлап табу идеясе ничек барлыкка килде?

- Идея улыма рус телендә әлифба сайлаганда башыма килде. Татарчасын да аласы килде, тик ул юк иде.

- Интерактив әлифба нидән гыйбарәт?

- Әлифба планшет формасында эшләнгән, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ясалган. Аның 4 режимы бар: хәрефләр, саннар, сүзләр, төсләр өйрәнү. Һәр хәрефкә аерым бер шигырь бар. Без ул шигырьләрне үзебез иҗат иттек. Алынган белемнәрне имтихан режимына куеп тикшереп карап та була.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Әлмәттә тавыш яздыру студиям бар.

- Сәләттә уздырган елларын искә алсак...

- Берләшмәдә мин күптәннән: 1998-нче елдан бирле. «Сәләт-Рухият» аланнарында булдым. 2002-нче елга кадәр сәлкеш идем. 2007-нче елдан бирле Халыкара Сәләт яшьләр уку-укыту форумына кунак буларак киләм. Быел беренче тапкыр уздырылучы Сәләт ветераннарының эшлекле форумында да катнаштым әле.

- Сәләт синең өчен нәрсә ул?

- Сәләт – камиллеккә омтылучылар мохите. Андый кешеләр арасында булу – үсешкә омтылу дигән сүз. Сәләттәге бердәмлек хисе мәңгегә күңелләрдә калды.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сәләткә чәчәк атуын, сәлкешләргә Сәләттә булуларын теләп калам!