portfolio-selet.ru сайтында юлламалар алу ← кире кайтырга
Гаризаны аланның оештыру комитеты карый: аны кабул итәргәме, юкмы икәнен хәл итә. Шуның белән «Азнакай», «Байлар Cабасы», «Батыр», «Болгар», Болгар-Туган тел», «Бөгелмә», «Буа (Гайрәт)», «Иске Казан», «Кандракүл», «Самара» аланнары өчен сайлап алу процессы тәмамлана.
Ә башка аланнар өчен мәгълүмат мондый:
1. Гаризагызны раслаганнан соң биредә шәхси белешмәләр белән документ пәйда булачак.
2. Аның дөреслеген тикшереп чыгарга кирәк.
3. Хата тапкан очракта гаризаны кире кагыгыз, белешмәләрегезне төзәтегез һәм оештыру комитеты гаризаны яңартканнан соң кабаттан тутырыгыз.
Шуннан соң квитанция белән эш итәбез (квитанция «Яр Чаллы» һәм «Рухият» сменалары өчен 1, калганнарына 2 кирәк). Аларны банкта түләгәннән соң, сканер аша үткәреп шәхси кабинетыгызга элү сорала. «Котлыйбыз!» дигән язу чыгу сез Сәләт аланына юллама алдыгыз дигән сүз.