Изге җирдә илһамланып алыйк! ← кире кайтырга

IV халыкара уку-укыту Форумының яңалыклары белән таныштыруны дәвам итәбез. Быел беренче тапкыр «Әдәби тәнәфес» исемле махсус проект эшлиячәк. Ул Форум дәвамында Изге Чишмә һәм «Фәнсар» фәнни уку-укыту үзәге тирәсендә үткәреләчәк. Форум кунаклары, катнашучылар, кыскасы, теләгән һәр кеше әлеге мәйданчыкларга килеп, үзләренең яраткан әсәрләрен (шигырь, әкият, поэмадан өзек) нинди телдә булуга карамастан, сәнгатьле итеп укый алачак.
«Әдәби тәнәфес» үткәрелү вакытлары билгеле:
8-нче июль, 14.00-15.00 – Изге чишмә мәйданчыгы
9-нчы июль, 10.00-13.00 – «Фәнсар» фәнни уку-укыту үзәге мәйданчыгы
10-нчы июль, 15.00-16.00 – «Фәнсар» фәнни уку-укыту үзәге мәйданчыгы
11-нче июль, 14.00-15.00 –Изге чишмә мәйданчыгы Махсус кунаклар буларак, татар дөньсының танылган шәхесләре, язучылар чакырылган. Алар арасында Рабит Батулла, Ренат Харис, Йолдыз Миңнулина да бар.
Оештыручылар тагын бер яңалык әзерлиләр, ләкин серне Форумда гына чишергә уйладылар. Дуслар, үзегез белән яраткан китабыгызны алыгыз да, Алга!!!