«Сәләт» форумында Роза Хәйруллина: «Дөньяны кызыксындырыр өчен, сез үз-үзегезгә кызыклы булырга тиеш» ← кире кайтырга

Биләрдә XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укытуфорумының икенче сменасы — Иҗат Биләр Форум (Творчество /Arts) гөрли.
Шушы көннәрдә иҗади сменада «Зөләйха күзләрен ача», «Орда», «Сердце Пармы» кебек проектлардагы рольләре белән танылган,Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, театр һәм кино актрисасы Роза Хәйруллина булды.
Катнашучылар белән очрашу вакытында улбалаларның сорауларына җавап бирде, аларгатормышчан киңәшләр бирде һәм бию остаханәсе үткәрде.
«Тик-токта яшәгез. Онытмагыз: әгәр сезтамашачыга 13 секунд кына кызыклы булсагыз, ул сезне бик тиз онытачак. Барыгызның да бутормышта ким дигәндә 20 секунд аның игътибарынтотуыгызны телим», - дип уртаклашты Роза Хәйруллина.
Балалар өчен актриса иҗат темасына багышланганлекция үткәрде, анда кино, музыка һәм биюмисалларында сәнгатьнең вакыт белән ничекүзгәрүе турында сөйләде һәм балаларга үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтте. Ул катнашучыларгаүзләрендәге сабый баланы сакларга, яшүсмербулырга, «апа» һәм «абый»га әверелмәскә киңәшитте.
«Иң мөһиме - үзегез булып калыгыз, хис итегез, иҗат итегез. Кемдер булырга тырышкан кешеләрнекабатламагыз. Иҗатның төрле юнәлешләренөйрәнегез һәм киләчәкне үзегез булдырыгыз», - дипуртаклашты ул. - Дөньяны кызыксындырыр өчен, сез, беренче чиратта, үз-үзегезгә кызыклы булыргатиеш».
Актриса шулай ук махсус «Остаз» уку-укытупроекты кысаларында укытучылар һәм иҗатколлективлары җитәкчеләре өчен спикер ролендәчыгыш ясады. Остаханәләр һәм лекцияләркысаларында Роза Хәйруллина балалар белән үзарабәйләнеш темалары буенча укытучылар беләнэшләде, педагогика һәм актерлык осталыгыөлкәсендәге күпьеллык тәҗрибәсе беләнуртаклашты.
Коллектив җитәкчеләренә ул балалар мохитенәчумарга, аларның әдәбиятын укырга, укучыларбелән аларның дулкынында, алар кебек яшүсмербулырга киңәш итте.
«Сез алар өчен якын дуслар, аларны үздәрәҗәләрендә, вайбында, кәефләрендә төгәлаңлаучылар булырга тиеш», - дип билгеләп үттеРоза Хәйруллина.