Илдар Халиков «Сәләт» йортында кунакта ← кире кайтырга
Бүген Татарстан Республикасының премьер-министры Илдар Шәфкать улы Халиков һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Марат улы Гарифуллин «Сәләт» йортында кунакта булды. Берләшмәбезнең лидеры Тимур Сөләйманов махсус аның өчен экскурсия үткәрде, аның барышында Илдар Шәфкать улы «Сәләт»нең төп проектлары һәм активистлары белән таныша алды.
Премьер-министр «Сәләт» йортының уңайлылыгын һәм күп функцияле булуын искәртеп узды, стенага эленгән «Сәләт» принциплары да аның үткен күзеннән читтә калмады.
«Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова «Сәләт» яшьләр үзәге һәм «Сәләт» клублары эшчәнлеге белән таныштырды.
Шулай ук Илдар Халиков татар телле проектларга зур кызыксынуын белдерде. Тимур Сөләйманов «Сәләт» телләр мәктәбе хакында сөйләде, «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесе турында искәртеп узды, «Безнең фикер!» татар телендәге дебатлар лигасының командасы белән таныштырды.
«Сәләт» эшчәнлегенең нәтиҗәлеген «SCIENCE FICTION SCHOOL» цифрлы сәнгать мәктәбендә бәяли алды. Биредә туган ягыбызның тарихи урыннары буйлап онлайн-тур үткәрелде.
Тагын кунакларыбыз Kazan Summit кысаларында узачак ИХО илләренең II Казан яшь эшмәкәрләр форумын оештыру буенча җыелышта да катнаштылар. Монда Дилбәр Садыйкова төрле юнәлешләр буенча команданың төп әгъзалары белән таныштырды. Тимур Сөләйманов халыкара эшчәнлек – берләшмәдә иң әһәмиятлеләрдән саналганын искәртте, чөнки «Сәләт» ИХО илләренең яшьләр форумында Рәсәйне тәкъдим итүче оешма буларак билгеле.
Илдар Халиков, үз чиратында, «Сәләт» яшьләр хәрәкәтенә уңышлар теләп калды.