Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының яшьләр активы белән очрашты ← кире кайтырга
2014 нче елның 11 нче сентябрендә Казан (Идел буе) Федераль Университетының Филология һәм Мәдәниятара коммуникацияләр Институтында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов студентлар активы, төрле проект авторлары булган аспирантлар һәм технопарк резидентлары белән очрашты. Шулай ук Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров һәм РОО "Татарстан Республикасының иҗади яшьләр Академиясе" Президенты Тимур Бәхтияров та бар иде. Алар "КВН РТ", "ТРның яшьләр оешмасы Советы" һәм "Сәләт" фондына багышланган стендлар белән танышып үттеләр. КФУның актлар залында студентлар активының 300гә якын катнашучысы җыелган иде. Алар арасында төрле республика, рәсәйкүләм һәм төбәкара бәйгеләр җиңүчеләре дә бар иде. Шулай ук "Сәләт" Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, "Сәләт" клубының җитәкчесе Айгөл Габдрахманова, "Jisem" кинофестивале җитәкчесе Самат Юзеев, "SF School" проекты җитәкчесе Артур Нәбиуллин да биредә иде. "Мондый чаралар сайлаулар алдында аеруча мөһим", - дип искәртеп узды Рөстәм Нургалиевич. - Без бүген гадәти булмаган тормышта яшибез, көн саен вакыйгалар үзәгендә кайныйбыз. Мондый шартларда халыкның тормышы өчен көчле экономика һәм аны оештыручы яшь буын кирәк. Сез - безнең нигезебез. Шуңа күрә без сезне максатчан һәм тырыш итеп тәрбияләргә тырышабыз. Киләчәктә ирешәчәк уңышларыбыз сездән тора! - диде ул. Очрашу сорау-җавап форматында дәвам итте һәм күтәренке нотада тәмамланды.