Рөстәм Миңнеханов Сәләт Форумы эшчәнлегендә катнашты ← кире кайтырга

13-нче июль көнне V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты.
Форум 9-14-нче июль аралыгында Биләр музей-тыюлыгы территориясендә үтә. Форумның быелгы төп темасы – «Табигать экологиясеннән – күңел экологияенә».
Беренче эш итеп Рөстәм Нургали улы «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә кунакта булды. Исегезгә төшерәбез, Президентыбыз үзәкне былтыр июль аенда ачык дип белдергән иде. Биредә ул уку-укыту мәйданчыклары белән танышты, Форум катнашучылары белән аралашты.
«Күчмә эко-лаборатория»дә Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре белән, ИТ-лабораториядә – яңа технологияләр, робототехника хакында остаханәләр уздырылды.
Анимация студиясендә төп кунагыбызга татар телендәге мультфильм күрсәтелде.
Президентыбыз Үзәкнең инфраструктурасындагы яңа объектлар белән дә танышты. Бассейнда Рус география җәмгыяте белгечләреннән, спорт мәйданчыгында Олимпия уеннары призеры Ирек Хәйдәр улы Зиннуровтан остаханә бара иде.
«Фәнсар»дан соң экскурсия палаткалы шәһәрчек ягында дәвам итте. Биредә Президент уку-укыту программасы белән танышты, Форумның инсталляцияләрен карап узды.
Уку-укыту программасы кысаларында хакимият, фән, бизнес эшлеклеләре белән очрашулар бара иде: Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасының алтынчы чакырылыш депутаты, «Сәләт» Попечительләр советы рәисе Марат Мансур улы Бариев, «Oxademy» компаниясенең нигез салучысы, генераль директоры Сайед Шахзад, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең экология һәм табигать системалары институты директоры урынбасары Дмитрий Валерьевич Иванов, «Арктика ГТО» экспедиция үзәге президенты Владимир Семенович Чуков белән күңелле дәресләр уздырылды.
Яшьләр иҗтимагый оешмалары – Татарстан Республикасының Яшь Гвардия, Студент эш төркемнәре һәм «Будет чисто» хәрәкәте активистлары да Рөстәм Нургалиевичка үз эшчәнлекләре хакында сөйләделәр.
Президент Татарстан һәм Рәсәй карталарының СПИЛСлары, Рух персонажы, «Эко-ишегалды» арт-объекты белән дә таныша алды. Соңгысында сәлкешләр үз энергияләре белән Рөстәм абыйның телефонының энергиясен арттырдылар.
«ЭКОТАТАРСТАН» чатырында Президент Сәләт берләшмәсе активистлары белән аралашты.
«Традицмяләребезне, гореф-гадәтләребезне саклый белеп, гел үсештә булуыгызны күреп сөендем. Алга таба да үсештә булыгыз! Сезнең төп бурычыгыз – киләчәгебезне төзү. Ә Сәләт сезгә һәрвакыт ярдәмгә килер», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Афәрин! Без булдырабыз!