«Еллар узган саен Сәләт белән Адымнарның хезмәттәшлеге ныгый гына бара»: Биләрдә «Сәләт» уку-укыту форумы старт алды ← кире кайтырга

Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XII Халыкара яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы – ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла/Junior skills) ачылды.
Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова чыгыш ясады. «Минем бу искиткеч урынга, башҗитәкләргә, әйдаманнарга һәм, әлбәттә, катнашучыларга чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә. Сез булмасагыз, бу форум булмас иде, - диде ул. Ләззәтләнегез, ял итегез, бер-берегез белән танышыгыз һәм гомерлек дуслар табыгыз. Без сезне яратабыз һәм һәрвакыт «Сәләт»тә күрергә шатбыз».
Форумда катнашучыларга Алексеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Галина Белова мөрәҗәгать итте. «Без борынгы Биләр җирендә яшьләребезнең иң яхшы вәкилләрен кабул итәргә шатбыз. Алексеевск районы өчен Сәләт – тарихның бер өлеше генә түгел, ул, беренче чиратта, нык дуслык, ул озак еллар дәвам итәр дип өметләнәм», — дип уртаклашты ул.
Беренче сменада фән олимпиадалары, конференцияләр һәм иҗади фестивальләрнең җиңүчеләре һәм призерлары, «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексының 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук профильле Сәләт аланнарына конкурс сайлап алуын узган балалар катнаша.
«Адымнар» полилингваль комплексында Сәләт сыйныфлары җитәкчесе Айнур Җамалетдинов ике оешманың үзара эшчәнлегенең мөһимлеге турында сөйләде.
«Еллар узган саен «Сәләт» белән «Адымнар»ның хезмәттәшлеге ныгый гына бара. Безнең максатларыбыз уртак: без татар телен үстерергә һәм аны өйрәнү өчен кызыклы итәргә телибез. «Адымнар»ның көчле белем бирү базасы бар, ә без үз чиратыбызда балаларга күпкырлы укудан тыш эшчәнлек бирәбез: полилингваль комплексның барлык укучыларын клублар, турнирлар, профильле сменалар һәм башка күп чаралар көтә. Ә быел без «Остаз» программасы кысаларында укытучылар өчен дә дәресләр оештырдык, — дип сөйләде ул.
Беренче смена ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМның (Ремесла / Junior skills) төп идеясе – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру. Әлеге сменада катнашучылар үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карый ала. Рәсем сәнгате һәм скетчингтан алып мобиль робототехника һәм нейротехнологияләргә кадәр. «Адымнар» мәктәбе укытучылары өчен әйдәп баручы белгечләрдән махсус «Остаз» проекты булдырылды.
Форумда «Җанлы Сәләт» турыдан-туры эфирлар студиясе үз эшен дәвам итәчәк. Һәр теләгән кеше, өеннән чыкмый гына да, форумның онытылмаслык мохитенә кушыла, Биләр җирендә барган вакыйгаларны күзәтә алачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм YouTube официаль аккаунтларында алып барылачак. Беренче трансляция 25 июньдә 18:00 сәгатьтә узачак, аны форумның ВКонтакте һәм YouTube официаль аккаунтларында карарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы яшьләр проекты Татарстан Республикасы районнарыннан 14 000 сәләтле баланы, остазларны, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән ватандашларны берләштерәчәк.
Сменаларның үткәрелү вакыты:
ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла / Junior skills) 23 - 27 июнь
ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество / Arts) 30 июнь - 5 июль
КАРЬЕРА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ БИЛӘР ФОРУМ (Карьерные технологии / Career Technology) 10 - 15 июль
МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ (Media) 19 - 25 июль
МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Информационные технологии / Information Technologies) 28 июль - 3 август
АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ (Первые / Forward) 7 - 11 август