Сәләт балаларга шәхес буларак формалашуда һәм һөнәр сайлауда ярдәм итә: Биләрдә «Сәләт» форумының өченче сменасы старт алды ← кире кайтырга

Биләрдә XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы — КАРЬЕРА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ БИЛӘР ФОРУМ (Карьерные технологии / Career Technology) ачылды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Сменада Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 762 бала катнаша. Биләргә форумга Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Ульяновск, Пермь, Самара, Әстерхан өлкәләреннән, Чувашия, Башкортостан һәм Татарстаннан балалар килде. Гадәттәгечә смена җәйге профильле Сәләт аланнарына сайлап алу этабын узган сәләтле балаларны һәм яшьләрне җыйды.
«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. «Башта балалар үз аланнарына киләләр, анда танышалар, берничә көн яшиләр, аннары үз сәләтләрен күрсәтү өчен форумга җыелалар. Без бу форумны традицион дип атыйбыз, чөнки анда форум тарихы барлыкка килгән. 25 ел элек беренче җыен узды. Форумның бу сменасында бөтенләй башка мохит», - дип уртаклашты ул.
Шулай ук балалар алдында Алексеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гайсин чыгыш ясады: «Аланнарда ял итү һәрвакыт уңай эмоцияләр бүләк итә, ә күп еллар дәвамында уздырылган сменалар дәверендә Биләр җире дә алар белән тулыланды. Мин сезгә яхшы яллар телим, яңа дуслар табыгыз, үзегезне һәм сәләтләрегезне күрсәтегез», — дип өстәде ул.
Смена Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләре буенча кульминацион ноктасы булып тора. Һәр көн дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм кичке чаралар белән үрелеп барачак.
Өченче смена кысаларында «Асыл гаилә» проекты кысаларында очрашу узачак. Форумга «Асылташ» мәктәбенең, «Бәләкәч» клубының балалары һәм аларның әти-әниләре, шулай ук Сәләт белән берничә буында бәйле булган гаиләләр киләчәк. 180дән артык бала һәм ата-ана форум мохитенә чумачак һәм Биләр җирендә бергә вакыт үткәрәчәк.
Быел сменаны гамәлгә ашыру карьера технологияләре өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, шәхси үсеш һәм һөнәри үсеш траекториясенә нигез салу белән бәйле. Катнашучылар яңа һөнәри мөмкинлекләр турында белә алачак, шулай ук үзбилгеләнүнең мәгънәсе һәм аңа кагылышлы кыйммәтләр белән таныша алачак.
Смена кысаларында Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең әйдәп баручы белгечләреннән, галимнәреннән, мәдәният эшлеклеләреннән һәм бизнес-тренерларыннан уку-укыту сессияләренең интерактив форматы планлаштырылган.
Алар арасында: «Тинькофф»ның HR-бүлеге башлыгы Илзидә Сираҗетдинова, карьера буенча консультант Наталья Хохлова, «Газпромбанк» компаниясендә мәгълүмати технологияләр юнәлешенә сайлап алу җитәкчесе Екатерина Старкова, гаилә психологы Елена Румянцева, HR-бренд-менеджер Арина Быкова һәм башкалар.
Гадәттәгечә форумда татар теле һәм тарихына багышланган юнәлеш («Тел һәм тарих») зур роль уйный. «Сәләт»тә балалар Биләр тарихы белән таныша һәм күп дәрәҗәле тел мохитенә чума: татар теле уку-укыту программасы, кичке чаралар һәм хәтта сменалар вакытында яңгыраучы музыкада да чагылыш таба.
Форумда «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясе үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. Трансляцияләр Сәләтнең рәсми ВКонтакте һәм YouTube аккаунтларында алып барылачак.
Форум Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.