Әйдаманнар мәктәбе үз эшчәнлеген башлый кире кайтырга

Бүген, ягъни 19-нчы октябрь көнне, 18:30, Сәләт йортында (Островский ур., 23) яңа уку елында «Әйдаманнар мәктәбе»нең  яңа катнашучылары белән танышу кичәсе узачак. Сәләт яшьләр үзәге директоры урынбасары Айгөл Габдрахманова Сәләт дөньясы, традицияләре, низамәтләре хакында сөйләячәк.

Әлеге Мәктәп Сәләтнең 20-дән артык җәйге профильле аланнарында эшләү өчен әйдаманнар командасы җыю, туплау һәм укытуга юнәлдерелгән. Әлеге чаралар исемлегенә шулай ук берничә зур форум, шул исәптәп, үз кочагына 5 меңнән артык кешене туплаучы Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы да керә.

«Әйдаманнар мәктәбе» үз эшчәнлеген 2002-нче елда башлаган иде. Ул вакытта биредә Татарстан Республикасының һәм Казанның берничә югары уку йортыннан нибары 55 студент кына катнашкан булган.

Былтыр Мәктәптә 120 кеше катнашты. Ә бүгенге көндә исә катнашырга теләк белдерүче 150 гариза бар. Сайлап алуның төп шарты – әйдаман булырга теләү (әйдәп баручы була белү) һәм татар телен белү.

Проект кысаларында ел дәвамында төрле юнәлешләр буенча укыту бара: сәләтле балалар белән эшләү, командада эшләү, балалар өчен мавыктыргыч чаралар уйлап табу, аларны үткәрү, профильле лагерьнең программасын дөрес билгеләү, һ.б.

Гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә. Безгә кушыл! 

3ICK3iBKURs.jpg

9ZnJwgFjeyE.jpg

5_DUO5gCWMI.jpg

HGT3FLdXgns.jpg

je0QHB0ke0c.jpg

ElEtEAHIxHA.jpgJsf-OzcYrr8.jpgoR0HNtzCRC4.jpg

s5XYBz1SX5U.jpg

XJ3kxTUPObE.jpg

ZSfXyjtHQjs.jpg

viaWF_jFJbM.jpg