«Сәләт» КВН мәктәбе: 2нче һәм 3нче көннәр кире кайтырга

Школа КВН «Сәләт»: Дни 2-й и 3-й

«Идел» яшьләр үзәгендә «Сәләт» КВН мәктәбе дәвам итә.

Мәктәпнең икенче көне КВН теориясен өйрәнүгә багышланды. Аны укыту «Сәләт» КВН Лигасының директоры, «Удар татар» КВН командасы редакторы һәм уенчысы Әнвәр Оразовка йөкләнелгән иде.

Көннең беренче яртысында ул уңышлы «сәламләү» серләрен ачты. Оста КВНчылар гына белүче терминнарның асылына төшендерде, дөрес миниатюра нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап табарга булышты. Танылган командаларның уңышлы дип саналган чыгышлары нигезендә уенның төзелешен аңлатты.

Төштән соң катнашучылар «разминка»ның ни икәнен белергә җыелдылар. Әнвәр абый яшь уенчыларны кызык һәм шаян итеп җавап бирергә өйрәтеп кенә калмады, ә уен барышында һәр уенчының ролен дә искәртеп узды. Үзенең шәхси тәҗрибәсенә һәм Югары Лиганың видеомисалларына таянып ул биатлон, капитаннар бәйгесе турында да сөйләде.

Кичен исә катнашучыларга үзләрен «Stand up» жанрында да сынап карарга мөмкинчелек туды. Чыгышлардан күренгәнчә, әйтергә кирәк, әлеге 2 көн юкка үтмәгән, катнашучылар остазларының киңәшләренә колак салганнар иде.

3 нче көн Ильяс Мамонтов лекциясеннән башланып китте. Ул үз чиратында СТЭМ, “Домашнее задание”, Конкурс одной песни”, Музыкальное домашнее задание” язарга, аларны аерырга өйрәтте. Традиция буенча, һәр өйрәтелгән өлеш видеомисаллар белән аңлатылып та барылды. Шулай ук лектор авыр тоелган моментлардан җиңел генә чыгу юлларын да күрсәтте. Мисалга, җырчысыз, биючесез командага җыр бәйгесендә уңышлы чыгыш ясау һәм берничә СТЭМнан күңелле МДЗ эшләү серләрен ачты.

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме – 8 март та онытылмады. Әнвәр Оразов һәм «Сәләт» КВН мәктәбенең оештыру комитеты һәр катнашучы кызны бәйрәм белән котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, сан ягыннан Мәктәптәге кызлар составы, ир-егетләрнекеннән калышмый.

Кичен Роберт Исламов разминка үткәрде. Катнашучылар беренче көнне оештырылган командаларында эшләде. Күңелле, дустанә атмосфера аларга өйрәнелгән теорияне практикада кулланырга ярдәм итте. Шуңа разминка бик күңелле һәм шаян килеп чыкты.

Калган буш вакытларын уенчылар «Сәләт» КВН мәктәбенең соңгы көнендә үткәреләчәк уенга әзерләнеп уздырдылар. Нәкъ менә әлеге уенда иң шаян һәм иң тапкыр уенчы беленәчәк тә инде.