Сәләт җәйге проектлары җитәкчеләре мәктәбе үз эшчәнлеген башлады кире кайтырга

Школа руководителей летних проектов Сәләт начала свою работу

2016-нчы елны уңышлы гына тәмамлап, тагын да зуррак планнар һәм яраткан командабыз белән тиздән 2017-нче елга аяк басачакбыз. Сәләт йортында Сәләт җәйге проектлары җитәкчеләренең беренче дәресе узды.

Очрашуда чаралар планы, яңа идеяләр һәм аларны чынга ашыру ысуллары хакында фикер алышынды. «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов 2017-нче елда ике яңа алан өстәләчәк дип куандырды. Әле Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ел саен Биләрдә уздырылучы Сәләт яшьләр уку-укыту форумын быел 2 сменада үткәрергә кирәк дип белдергән иде.

«Әйдаманнар мәктәбе» проектының программа директоры Элина Степанова директор һәм өлкән әйдаман вазифалары хакында сөйләде. Биредә ул лидерлыкка ия булырга тиешле барлык сыйфатларны да кат-кат искәртте, бурычлары белән таныштырды.

Сәләт активистлары эшчәнлекләре тагын да яхшырсын өчен күп мәгълүмат тупладылар. Хәзер инде алар смена уңышлы үтсен өчен программасын төзергә, команда тупларга, дус-тату коллектив булдырырга тиешләр.

«Минем өчен әлеге мәктәп идеяләремне, планнарымны чынга ашыру, тәҗрибә туплау мәйданчыгы. Һәрвакытта да балалар канәгать булсын, барлык шартлар тудырылсын өчен тырышачакмын. Бүгеннән үк инде сменаны тагын да камилләштерү өстендә эшлим», - дип уртаклашты Регина Нуруллина.

Һәр аланның да җитәкчесе күпкырлы, якты шәхес икәнен искәртеп үтик. Алар ел әйләнәсе сәлкеш мәнфәгате өчен эшли: баланың күңелендә иң якты, күңелле һәм рәхәт хатирәләр тууы – аларның хезмәт җимеше бит.

Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Эльвина Гирфанова