Белемгә омтылучылар Болгарда ял итә ← кире кайтырга

17 июнь көнне, Спас районында урнашкан Болгар музей-тыюлыгында III Төбәкара «Болгар-Туган Тел» форумы бышланып китте. Бирегә Казахстан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан, Пенза, Оренбург, Чиләбе, Самара, Перьм, Төмән, Ульян, Сведрловск, Киров өлкәләреннән, Татарстанның барлык районнарыннан балалар килде.
Быел «Болгар-Туган Тел»дә барысы 760ка якын бала ял итә һәм белем туплый. Программа татар халкының рухи һәм мәдәни байлыгын саклап калуга, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Шулай ук бик күп кызыклы шәхесләр, танылган сәнгать һәм сәясәт эшлеклеләре белән очрашулар көтелә. Бик күп мастер-класслар һәм кызыклы чаралар үткәреләчәк.
Көн бик иртә башланып китте: беренче катнашучылар инде иртәнге алтыда ук лагерь бусагасын атлап керделәр, соңгылары – Кемер өлкәсе укучылары булды. Бүген шулай ук төркем һәм әйдаманнар белән танышулар да булып үтте. Ә кич белән исә балаларга зур концерт күрсәтелде. Биредә безнең яраткан әйдаманнарыбыз катнашты.
Иртәгә уку-укыту программасы эшләп китәчәк: катнашучыларны бик күп кызыклы дәресләр һәм лекцияләр көтә.
Манижа Камолова – әйдаман, Казан, 20 яшь:
- Минем «Болгар-Туган Тел»гә әйдаман буларак беренче тапкыр килүем, үткән җәйне «Раушан»да идем. Балаларның татар телендә күбрәк аралашуын телим һәм бик рәхәтләнеп булышам. Күптән түгел әлеге форумда үзем дә бала булып йори идем, шуңа күрә аларга үз сәләтләрен ачарга ярдәм итә алуыма мин бик шат.
Илмир Низамов – бала, Лениногорск, 15 яшь:
- Әлеге форумга беренче килүем. Татар телемне яхшыртасым килә, шуңа күрә «Тел» профиленә барырга дип торам. Бик күп яңа танышлар һәм дуслар табырмын дип ышанам.
Илүсә Гәләветдинова – бала, Яңа Чишмә районы, 15 яшь:
- Мин монда инде икенче тапкыр. Үткән елдагы әйдаманнарымны, дусларымны сагынып килдем. Әдәбият, журналистика һәм бию өлкәләре белән кызыксынам. Биредә әлеге сәләтләремне үстерер өчен бар шартлар да тудырылган. Киләчәктә әйдаман булып та килергә телим.