#СӘЛӘТТӘМӘХӘББӘТ ← кире кайтырга

Күңелле, кояшлы, «Сәләт»ле җәйнең ахыры гүзәл вакыйгаларга бик бай булды. Ниндиләр дип сорыйсызмы? Җавап бирәм: Ислам абый Вәлиев һәм Лилия апа Сираҗетдинова; Рафис абый Нәбиуллин һәм Зилә апа Шамионова гаилә корып, яңа тормыш юлына аяк бастылар. Аларга бер-берләрен аңлап, бәхет һәм шатлыкка күмелеп гомер кичерүләрен теләп калабыз! Тик безнең «Сәләт-Раушан» аланы әйдаманнары Булат абый Һадиев белән Камилә апа Сөләйманова да бар бит әле. Әйе-әйе, «Сәләт-Биләр 2015» форумында, кичке чара барышында, барлык кеше күз алдында кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган кыю, батыр егет һәм тәкъдимне кабул иткән сөйкемле, ягымлы кыз нәкъ менә алар иде!
Журналист: Танышу тарихыгызны сөйләп үтегез әле.
Камилә: «Сәләт-Санак 2009» аланында бер төркемгә туры килдек. Аралашып, дуслашып киттек, гел күрешеп тордык, тик һәркем үз тормышы белән яши иде. Кычкырып әйтмәсәк тә, хисләр бар иде. Икенче елга шушы ук аланда кабаттан күрешкәч, барысы да хәл ителде: егет белән кыз кебек очраша башладык. Ачуланыштык та, дуслаштык та, аерылышып та тордык, тик шул көннән бирле инде 4 ел үтеп китте. Ә без хәзергәчә бергә!
Ж: Булат, тәкъдим ясарга ничек әзерләндең?
Булат: Башта ярты ел чамасы әзерләнгәнемне әйтергә кирәктер. (Көлә) Камиләгә чын сюрпиз әзерлисе килде. Бик еш алдашырга да мәҗбүр булдым. (Көлә)
Ж: Камилә, ә син тәкъдим ясалганда нинди хисләр кичердең?
Камилә: Бу хәлнең минем белән булганына ышана алмый тилмердем. Башымнан нинди генә уйлар үтмәде. Әти-әниләргә ничек әйтермен дип борчылдым. (Көлә)
Ж: Чыннан да, бу яңалыкны әти-әниләрегез ничек кабул итте?
Булат: Тәкъдим ясарга җыенуымны әйткәч тә, һәрьяктан терәк булуларын белдерделәр. Моның өчен без аларга бик рәхмәтлебез.
Ж: Ә туй кайчан?
Булат, Камилә: Җәй көне! (Көләләр)