“Сәләт” “Безнең фикер!” дип аталучы татар телле дебатлар турниры әзерли кире кайтырга

"Сәләт" организует первый турнир по дебатам на татарском языке "Безнең фикер!"

29-30 октябрь көннәрендә “Сәләт” йортында “Безнең фикер!” дип аталучы дебатлар турниры үтәчәк. Биредә мәктәп укучылары һәм колледж студентлары үз көчләрен сыйнап карый алачак.

Чараның оештыручылары булып “Сәләт” клубының “Дебатлар Республикасы” уку-дискуссион үзәге һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тора.

“Дебатлар Республикасы” уку-дискуссион үзәге “Сәләт” клубының иң мөһим проектларының берсе буларак билгеле. Ул үз эченә мәктәп укучылары һәм студентларны берләштерә, аларның иҗади эшчәнлеген арттыруда этәргеч ясый. Биредә ораторлык осталыгы, логик фикер йөртү һәм зур аудитория алдында чыгыш ясау серләренә дә төшенергә мөмкин.

Финал уены 30 октябрьдә 17:00дә, Казан шәһәре, Островский ур., 23 “Сәләт” йортында узачак.