«Сәләт-Шәхес 2016» шәп КВНчылар әзерли ← кире кайтырга
Бүген, 10-нчы август көнне, иң күңелле, иҗади «Сәләт-Шәхес» аланы старт алды. «Сәләт-Шәхес 2016» – 150 катнашучы дигән сүз. Алар арасында 25 Әстерхан өлкәсе балалары да бар. Алар татар теле мохитендә булу, сәләтләрен ачу өчен килгәннәр. Көчле оештыру комитеты һәм әйдаманнар составы ярдәмендә моны эшләү бер авырлык та тудырмаячак! Чөнки алар үрнәк: яшь буынны яңа үрләргә илһамландыра белүче шәхесләр. Сменаның директоры Наил Әхмәтгалиев белән әңгәмәдә без моның чыннан да шулай икәненә инандык. Наил Сәләттә 2010-нчы елдан бирле. 2015-нче елга кадәр ул «Сәләт-Бөгелмә» аланына тугры калган. Быел инде ул «Сәләт-Шәхес» аланында директор.
- Наил, син иҗади кешеме?
- КВН уйнарга бик яратам. «Амахасла», «СНГ» КВН командалары өчен текстлар да язам. «СНГ» командасы Сәләт КВН Лигасының чемпионы да булды әле.
- Смена нинди булачак?
- «Сәләт-Шәхес» – 18 көнлек җитди, иҗади смена булачак. Дәресләрдә сценарий, театр сәнгате, вокал һәм КВН өлкәләре белгечләре белем бирә. Шулай ук безгә төрле бию коллективлары да киләчәк. Мисалга, «Chikibro» бию төркеме – Бөтенрәсәй бәйгеләр лауреаты. КВН командаларының чемпионнары да балалар өчен очрашулар уздырачак: «Амахасла» егетләре бик теләп ризалашты. Шулай ук «Иске Казан җыены» фестивалендә катнашачакбыз. Сменаны мөмкин кадәр күңелле чаралар белән тулыландырырга тырыштык.
- Катнашучыларга ни теләр идең?
- Сменадан ләззәт алыгыз! Иҗади яктан үзегезне күрсәтергә ашыгыгыз! Әйдаманнар командасы сезгә һәрчак ярдәмгә килергә әзер.
- Ничек уйлыйсың, шаярырга өйрәнеп буламы?
- Катнашучылар 18 көн эчендә моның барлык серләренә төшенерләр һәм шәп КВНчы дәрәҗәсенә ирешерләр.
- Бәлки кешедә баштан ук махсус сәләт булырга тиештер?
- Юк. Шаярырга кем дә өйрәнә ала. Мин үзем дә бу сүзләрнең дөреслегенә ышана алмый йөрдем. Университетта 1-нче курста укыганда концертка бардым да үземне бу өлкәдә сынап карарга уйладым. Бу – авыр хезмәт икән! Көнем, төнем сценарий язуга китә иде. Тора-бара вакытны дөрес билгеләргә өйрәндем: көндез укыдым, кич белән КВНга йөрдем, төнлә – дәрес әзерләдем.
- КВНнан тыш тагын ниләр белән кызыксынасың?
- Берничә ел кытай филологиясен өйрәндем, тик аннары төрекләрнекенә күчтем. Профессиональ дәрәҗәдә футбол уйный идем, тик теземне җитди җәрәхәтләү аркасында бүген дуслар белән генә туп тибәм.
- Син бик күпкырлы шәхес икәнсең!
- Шулайрак шул. (Көлә) Видео төшерү белән дә шөгыльләнәм әле. Дуслар белән аппаратура алдык, үзебезнең видеографлар төркемен булдырдык. Шәһәр үзәгендә офис арендаладык. «Ак Барс» хоккей командасы өчен промо-роликлар төшерәбез. . Андый кешеләр белән эшләве күңелле!
- Уңышлар сиңа, Наил!