Сәләттә кызу җәй башланды! кире кайтырга

В Сәләт началось жаркое лето!

Бүген, 10-нчы июнь көнне, Сәләт җәйге кампаниясе старт алды: «Сәләт-Тел» һәм «Осталар-бистәсе» аланнары үз эшчәнлеген башлады. «Осталар-бистәсе» быел беренче тапкыр уздырыла. Шулай ук ул Биләр каласындагы (Алексеевск районы) «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә үткәрелүче беренче смена да әле. «Сәләт-Тел»нең мәйданчыгы буларак исә, һәрвакыттагыча, гүзәл табигатьле Лаеш районында урнашкан «Звездный» ял һәм сәламәтләндерү лагере сайланды.

«Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, җәйге профильле аланнарның төп максаты булып сәләтле балаларны үстерү, аларны сәламәтләндерү тора. Тимур Җәүдәт улы фикеренчә, бу бик мөһим деталь. Сменаларның катнашучылары һәм аларның әти-әниләре белән очрашуда ул үзенең сәлкешлек чоры, әйдаман, директор булуы хакында бәян итте. «Сәләт – яңадан тәрбияләми. Ул үсәргә теләүче сәләтле балалар өчен мәйданчык бирә, канат куя. Актив булыгыз, ә без сез сменадан ләззәт һәм белем алсын өчен бар көчебезне куярбыз!» – дип белдерде Тимур Сөләйманов. Очрашудан соң катнашучылар автобусларга утырып, аланнарына юл тоттылар.

Нариман Димөхәммәтов, «Сәләт-Тел» аланы директоры:

- Балаларның инглиз һәм испан телләрендә аралашу мөмкинлеге булачак. Шулай ук программаны да кызыклы ясарга тырыштык: уку-укыту, күңел ачу, сәламәтләндерү блоклары да бик әзерлекле. Көнегез күңелле һәм файдалы үтсен өчен тырышырбыз! Балаларга исә аланнан максимум көч, белем һәм ял алыгыз дип теләп калам!

Равил Мисбахов, «Сәләт-Тел» әйдаманы:

- Сәлкешләр өчен мин бик күп кызыклы фишкалар уйлап куйдым! Шаярулар, мәзәкләр һәм төрле бәйгеләр аша аларны дуслаштырырга тырышачакмын. Кайтып киткәндә Сәләт берләшмәсеннән икәнлеге күренеп торырлык булсын! Бу минем алтынчы сменам инде. Биредәге балалар бар яклап та бик көчле. Алар төрле чит телләр өйрәнү максаты белән киләләр.

Рөстәм Фәтхулов, Сәләт ветераны:

- 1995-1997-нче елларда мин берләшмәнең иң беренче сменаларында булдым. Ул вакытта аланнарга бүленеш юк иде әле. Лагерь Әлмәттә, Яшел Үзәндә һәм Түбән Камада үтә иде. Менә инде икенче ел рәттән кызымны беренче сменага җибәрәм. Үзем дә быел Сәләт ветераннарының эшлекле форумына барырга планлаштырып торам. Ул V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы кысаларында Биләрдә узачак.

Даша Фәтхулова, сәлкеш:

- Былтыр миңа «Сәләт-Тел» аланы бик ошаган иде. Бик күп яңа дуслар таптым, быел да барыбыз бергә шушы аланга килергә сүз бирештек. Татар һәм инглиз телләреннән тыш, испан телен өйрәнәчәкмен. Ул миңа кирәк булачак, чөнки сентябрьдә Испаниягә җыенам. 

Мәрьям Гыймадиева, сәлкеш: 

- Сәләт берләшмәсенең аланына быел икенче баруым. Быел «Сәләт-Тел»не сайладым. Инглиз телен шомартасым килә. Әдилә апаның төркеменә эләгәсем килә иде. Эләкмәдем инде. ярар. (Көлә) Бу мөһиме түгел. Кайсы аланда булсак та, без анда бергә!