Сәләт проектлары исемлегенә +1 кире кайтырга

Дом Сәләт наполнится детскими голосами

Яхшы яңалык, дуслар! Бик тиздән Сәләт йортында Сәләт гаиләләре балалары өчен махсус мәйданчык үз эшчәнлеген башлаячак. Сәлкипушлар өчен «Бәләкәч»тә бер үк вакытта 3 юнәлеш эшләве көтелә: бию, вокал һәм дизайн студияләре. Дәресләр 6-нчы октябрь көнне башланып китәчәк. 3-нче октябрь көнне, 18:00, ата-аналар җыелышында сез «Бәләкәч»нең 2016-2017-нче уку елыны булган планнары белән танышып, балагызны түгәрәкләргә яздыра алачаксыз. Җыелышта «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов катнашачак.

Дизайн студиясе үзенә максат итеп балаларның иҗади сәләтләрен, үзен күрсәтү мөмкинлекләрен, образлы фикерләүне үстерү, үзләренең идеяләрен графикалы һәм күләмле композияләр төзергә өйрәтүне ала. Балалар буяуларны кушарга, төрле материаллар белән эшләргә өйрәнәчәк.

Дәресләр татар телендә алып барыла.

Дизайн студиясенә ике төрле яшь категорияле төркемнәр җыела:

- 3-4 яшьлек балалар. Дәресләр 40 минут бара. Төркемгә 7 кеше алына.

- 5-6 яшьлек балалар. Дәресләр 60 минут бара.  Төркемгә 10 кеше алына.

Дәресләр вакыты:

3-4 яшьлек балалар төркеме -  Шимбә, 9:50-10:30

5-6 яшьлек балалар төркеме – Шимбә, 10:45-12:15

Бәясе: 1200 сум/аена.

Укытучы: Гүзәл Гарипова.

Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетын (2005-2011 ел), Санкт-Петербургның архитектура-төзелеш университеты аспирантурасын (2011-2016 ел) тәмамлаган. Өстәмә белемнәре: Summer Prague Design School, Мәскәүнең Bratec Lis иллюстрация мәктәбе.

Эш тәҗрибәсе:

КДАТУның Балалар архитектура мәктәбе (2008-2011 ел), «Сабыйлар» балалар үзәгенең рәсем сәнгате студиясе укытучысы (2015-нче елдан бирле), BANU студиясендә олылар өчен рәсем ясау курслары, шәһәр төшерелмәләре, акварель нигезләре укытучысы, иллюстратор, рәссам.

«Сәләт»кә 2013-нче елда килгән. 

Бию студиясе

Студиянең бурычлары: хореографик база бирү, физик үсеш, пластика белән шөгыльләнү. Дәресләрдә координация үсәчәк, корпусны куя белү өйрәтеләчәк, физик әзерлек ныгыячак. Балалар платистика серләрен үзләштерер, матур хәрәкәтләнә башлар, спорт рухы күтәрелер һәм чыдамлылык көче артыр. Дәрес пластикага, тарттыруга күнегүләр белән башлана, аннары бию номеры өйрәнелә.

Дәресләр татар телендә алып барыла. 

Ике төрле яшь категорияле төркемнәр җыела:

- 3-4 яшьлек балалар. Дәресләр 40 минут бара. Төркемгә 7 кеше алына.

- 5-6 яшьлек балалар. Дәресләр 60 минут бара.  Төркемгә 10 кеше алына.

Дәресләр вакыты:

3-4 яшьлек балалар төркеме – Дүшәмбе, 16:10-16:50, шимбә 10:50-11:30

5-6 яшьлек балалар төркеме – Дүшәмбе, 17:05-18:05, шимбә 9:30-10:30

Бәясе: 1700 сум/аена.

Укытучы: Марат Гатауллин.

Халык һәм заманча биюләр белән шөгыльләнгән. Шәһәр һәм төбәкара бәйгеләр лауреаты.

Эш тәҗрибәсе:

«Мгновение» бию театры биючесе, Дарья Шарова пластика һәм бию мәктәп-студиясе мөгаллиме (2008-нче елдан бирле), педагог-хореограф буларак күпсанлы бөтенрәсәй һәм халыкара бәйгеләр лауреаты, Сәләт Биләр 2016 форумының төп хореографы. 

«Сәләт»тә 2002-нче елдан бирле.

Вокал студиясе

Студиянең бурычлары: тавыш кую, сулыш юлларын үстерү, сәхнәдә үзеңне тотарга өйрәтү. Дәрес башында вокал күнегүләре башкарыла, аннары гына җыр өйрәнелә. 

Дәресләр татар телендә алып барыла.

Ике төрле яшь категорияле төркемнәр җыела:

- 3-4 яшьлек балалар. Дәресләр 40 минут бара. Төркемгә 7 кеше алына.

- 5-6 яшьлек балалар. Дәресләр 40 минут бара.  Төркемгә 10 кеше алына.

Дәресләр вакыты:

3-4 яшьлек балалар төркеме – Пәнҗешәмбе, 16:20-17:00

5-6 яшьлек балалар төркеме – Пәнҗешәмбе, 17:20-18:00

Бәясе:  1100 сум/аена.

Укытучы: Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева.

Бөтенрәсәй һәм халыкара музыкаль бәйгеләр катнашучысы, лауреаты, РФ Президенты премиясе стипендиаты, Владимир Спиваков фонды стипендиаты, КАИ хоры җитәкчесе (2006-2010), композитор, 40-тан артык җыр авторы.

«Сәләт»тә 2004-нче елдан бирле.

Гүзәл Хәсәнова – «Бәләкәч» проектының координаторы. 
guzel.khasanova@selet.biz
8(917)262-09-97