«Сәләт» почет билгесе белән бүләкләнде кире кайтырга

«Сәләт» удостоен Почетного знака за проведение форума «Сәләт» в 2014 году
18 нче ноябрь көнне Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бинасында министр Владимир Леонов белән республикабызның балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары очрашуы булып узды.

Инде моңа кадәр дә яшьләр эшләре министры төрле балалар һәм яшьләр оешмаларының җитәкчеләре белән сөйләшүләр уздырган иде. Шушы исәптән «Сәләт» йорты, ДОЛ «Пламя», Габдулла Тукай урамы, 58 нче йортта урнашкан офислар буенча экскурсияләр дә узды.

Ә әлеге очрашу барышында исә Владимир Леоновка өр-яңа проектлар да тәкъдим ителде. Үзләренең эшчәнлекләре хакында РОО «Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе» җитәкчесе Миләүшә Заһидуллина, «Инфопоток-Татарстан» федераль проекты төбәге бүлеге җитәкчесе Иделия Әхмәтшина, ОО «Халыкара дипломатия академиясе» җитәкчесе Дилбәр Садыйкова, РМОО «Татарстан халыкларының яшьләр Ассамблеясе» җитәкчесе Тимур Кадыров сөйләп үтте.

Көн кадагында әһәмиятле сораулар һәм 2014 нче елда яшьләр эшләре проектларын чынга ашырган оешмаларны бүләкләү торды. Татарстан Республикасының дәүләт яшьләр сәясәтендә актив эш алып барганы өчен һәм III халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумын үткәргәне өчен «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды почет билгесе белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне министр кулыннан фондның башкарма директоры Тимур Сөләйманов кабул итеп алды.