Сәләтле бәләкәчләр! ← кире кайтырга
Монда рәхәт, монда күңелле, монда иң самими елмаюлар һәм иң саф көлү тавышлары... Бу – Сәләт “Бәләкәч” балалар бакчасы.
Ул Cәләт гаиләләре балалары файдалы ял итү өчен булдырылган. Сабыйлар “Бәләкәч” тә төрледән-төрле кызыклы уенчыклар белән уйный, китаплар укый, рәсем ясый алалар. Шулай ук монда “Бала сити” уку-укыту үзәге, “Егоза” балалар үсеше үзәге, “Сабыйлар”, “Сrazy park” белән берлектә күңел ачу, укыту программалары да каралган.
17нче, 18нче июль коннәрендә “Егоза” тарафыннан төрле мастер-класслар, дәресләр үткәреләчәк. 18 июль, cәгать 16:00 “Бала сити” кытай теле дәресләренә көтә. 18-19 июльдә “Сабыйлар” балаларга инглиз телен өйрәтәчәк, рәсем ясау, пластилиннан төрле сыннар әвәләү серләрен ачачак. Биредә гаилә фотосессияләрендә, телевизион тапшыруның “Астан караш” рубрикасында катнашырга мөмкин.
Ике бала әнисе, Раил абый Курамшинның тормыш иптәше Ләйсән апага да монда бик ошый: “Балалар бакчасы форумда бик кирәк. Территориясе зур, һавасы җиләс. Ришат белән Данияр рәхәтләнеп уйныйлар, мин дә шул арада ял итәм. Киләсе елга монда балалар бассейнын күрергә шат булыр идем.”
“Бәләкәч“ җитәкчеләренең берсе Алсу апа Салаватовага үз шөгыле бик ошый. “Ләззәтләнеп эшлим, - ди ул, - балалар шундый позитив, саф хисле һәм самими. Киләсе елга юнәлеш тагы да зураячак, үсәчәк , кызыкланачак дип көтелә. Бүгенгесе көндә Сәләттә “Бәләкәч” бик актуаль бит!”