Балалар һәм яшьләр «Фәнсар» уңыш Академиясенә туплау башланды ← кире кайтырга

«Фәнсар» дип аталучы балалар һәм яшьләр уңыш академиясе ул –хәзерге яшь буында белемгә мәхәббәт тәрбияләүгә һәм фән дөньясына омтылучыларга практик яктан уңайлыклар тудыруга юнәлдерелгән уку-укыту проекты.
Академия гадәти һәм читтән тыш уку мәктәбе форматында чынга ашырыла. Мөгаллимнәр буларак Рәсәйнең алдынгы уку йортларының укытучылары чакырыла. Шулай ук Академия кысаларында он-лайн мәктәп тә эшләп килә, сессияләр дә уздырыла.
«Фәнсар» Академиясе инде 2 елдан артык эшләп килә. Әлеге вакыт аралыгында проектта 500 дән артык укучы катнашты һәм аларның 100% да югары уку йортларына керә алдылар.
Проект, беренче чиратта ике приоритетлы йөкләмәне үз өстенә ала:
1. Сәләтле балаларны эзләү һәм аларны үстерүдә булышу, республикабызның фәнни үзәкләрендә эшли алырлык интелектуаль элита тудыру;
2. Татарстан Республикасының шәһәрләре һәм районнарында яшәүче балалар да уку-укыту ихтыяҗларын кәнәгатьләндерә алу.
Проектның максаты: һәр баланың уку-укыту процессын индивидуальләштереп, яңа заман белем алу киңлеге булдыру.
Проектның бурычлары:
1. Белем алу һәм күзәтү эшчәнлеге өчен масхус программа булдыру. Ул сәләтле баланың уку-укыту ихтыяҗларын кәнәгатьләндерергә тиеш.
2. Күпкырлы шәхескә уңайлы шартлар һәм коммуникатив мөхит тудыру.
3. Хәзерге яшь буында мәгълүмати технологияләр өлкәсенә кызыксыну уяту.
4. Балага шәхес буларак үсәргә һәм белем алу процессын индивидульләштерергә ярдәм итү.
5. Балага үзенә шәхсән яңа үрләр яуларга булышу.
6. Белем алуга һәр бала өчен бөртөрле нигез булдыру.
7. Катнашучыларга индивидуаль уку программасы төзү мөмкинлеген булдыру.
8. Урта (тулы) гомуми белем бирү программасының аерым предметларын тирәнтен өйрәнү.
Проектның катнашучылары:
1. 9-11 сыйныф укучылары;
2. 4-5 курс студентлары, аспирантлар, фән кандидатлары;
3. «Сәләт» аланнарында эш тәҗрибәсе булган әйдаманнар
Лидерлар командасының бер өлеше бул! Теркәлү