Сәләт җәйге аланнарында катнашучыларның 7-нче исемлеге кире кайтырга

2017-нең җәендә Сәләтнең традицион һәм яңа сменалары узачак. Аларда 15 меңнән артык сәләтле балалар катнашачак. Бүгенге көндә гаризалар кабул итү кампаниясе бара. Ә без исә гариза калдырып аланнарга чакырылучыларның 7-нче исемлеген тәкъдим итәбез. 

Игътибар! Бүгенге көндә «Сәләт-Азнакай» һәм «Сәләт-Саба» исемлекләре район хакимияте тарафыннан карала.

«Сәләт-Гайрәт» (Буа районы) һәм «Сәләт-Бөгелмә» аланнары Татарстан Республикасы буенча гаризалар кабул итүен туктатты. Үзләрен әлеге аланнар исемлегендә тапмаганнар – кәефегез төшмәсен, башка аланнарда үзегезне сынап карарга тырышыгыз!

Буа һәм Бөгелмә шәһәрләрендә яшәүче сәлкешләр гаризаларын әле һаман да калдыра алалар.   

Үзегезне бу исемлектә тапмадыгызмы? Борчылмагыз! Гаризалар кабул итү portfolio-selet.ru сайтында дәвам итә, яңа исемлекләр тагын булачак. Уңышлар сезгә!