«Әйдаманнар мәктәбе» гаризалар кабул итә! кире кайтырга

«Школа вожатых» принимает заявки!

Республикакүләм «Әйдаманнар мәктәбе» проектының яңа сезоны башланды! «Әйдаманнар мәктәбе»ндә белем ал, квалификация арттыру турында таныклыкка ия бул һәм текә командада республиканың иң сәләтле балалары белән эшләү мөмкинлегенә иреш!

Әйдаманнар мәктәбендә, 18 яшьтән алып, югары һәм урта махсус уку йортларында укучы, моңа кадәр Әйдаманнар мәктәбен үтмәгән, татар телен камил дәрәҗәдә белгән яшьләр катнаша ала.

Әйдаманнарны әзерләүгә җәйге профильле Сәләт аланнарын оештыру эшчәнлеге белән танышу, эчтәлек өлешенә чуму, шулай ук әйдаман булып эшләгәндә үк функциональ бурычлар белән танышу, төрле яшьтәге балаларның үзенчәлекләрен, команда туплауны, төркемне формалаштыруны, балаларның яшь үзенчәлекләре күзлегеннән педагогик очракларны тикшерү, уен эшчәнлеген һәм башка компетенцияләр керә.

Әйдаманнар мәктәбе 8 этапта үткәрелә:

1 этап - читтән торып сайлап алу, әңгәмәләр;
2 этап - Сәләт йортында онлайн һәм оффлайн дәресләр (Островский ур., 23 й.);
3 этап - онлайн тест узу;
4 этап - күчмә мәктәптә катнашу өчен әңгәмә;
5 этап - күчмә мәктәпне узу;
6 этап - мәктәп имтиханнарын тапшыру;
7 этап - җитәкчеләр белән әңгәмә;
8 этап - «Сәләт» яшьләр үзәге ДБУ директоры белән әңгәмә.

Мәктәптә катнашу өчен проектның нигезләмәсе белән таныш һәм гаризаңны җибәр!