BILER FORUM-2020нең алтынчы сменасы - JUNIOR SKILLS BILER FORUM тәмамланды! ← кире кайтырга

12-16-нчы август көннәрендә Биләр җирлегендә (Алексеевск районы) IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының алтынчы сменасы - JUNIOR SKILLS BILER FORUM узды.
JUNIOR SKILLS-ның төп идеясе – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру.
Форум программасы укучыларны кече яшьтән һөнәргә әзерләү һәм аларга һөнәри юнәлеш бирүгә нигезләнә, уку-укыту чаралары яңа гамәли-юнәлеш бирү форматында оештырыла: профильле лабораторияләр, иҗади мәйданчыклар, спорт-күңел ачу чаралары. Әйтик, остаханәләрдә балалар үз куллары белән фетрдан курчаклар текте, кечкенә картиналар ясады, каллиграфик язу төрләрен өйрәнде, эко-шәһәрчек төзеде, интерьер дизайны проектын ясады, хәтта робот та җыйдылар.
Форумның спикерлары:
Камил Сафиуллин – WorldSkills 2017/2018 Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты (Казан) һәм WorldSkills 2018 Россия илкүләм чемпионаты (Көньяк- Сахалинск) җиңүчесе.
Рәшит Галиуллин – 2018 һәм 2019-нчы елларда WorldSkills чемпионатының республика этабы, 2019-нчы елда илкүләм этабы җиңүчесе.
Айзат Мингазов – каллиграфия буенча күптөрле халыкара һәм Рәсәйкүләм конкурслар җиңүчесе һәм призеры, Истанбулдагы Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать Университеты студенты.
Мансур Фаткулин – «Ак Барс банк» бизнес тренеры, психолог, консультант, soft skills үстерү буенча эксперт.
Александр Хәмәтҗанов – Ак Барс банк Сәләтләрне үстерү үзәге директоры.
Иван Барков – «Ак Барс банк»ның сайлап алу һәм адаптация бүлеге җитәкчесе.
Татьяна Аширова – леттеринг-рәссам. «Каллиграфиня» һәм «Звезды леттеринга» сертификатлары иясе.
Татьяна Грибова – рәссам, дизайнер. «Штрихи» белем бирү проектын гамәлгә куючы.
Диләрә Нәбиуллина – рәссам. 2018 елда «Салават күпере» балалар журналының штаттан тыш рәссамы. «Сәләт-Шәхес 2019»да рәсем укытучысы. Zero-waste (калдыкларсыз) концепциясенә туры килгән кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре ясау буенча проект авторы.
Бу форумда «Болгар-туган тел» һәм «Сәләт-Иске Казан» профильле сменалары катнашты.
Һәр көнне сәгать 18:30-да форум җирлегеннән туры эфир күрсәтелде. Туры эфирлар Биләр җирлегендә чатырда оештырылган студиядә – SeletLive онлайн студиясендә әзерләнә. Әлеге проект әле быел гына барлыкка килде. Биләргә, форумга килә алмаганнар өйләреннән чыкмый гына да Сәләт мохитенә чума алсын, дип эшләнгән проект бу. Туры эфирларда форум яңалыклары, интервьюлар, кызыклы репортажлар һәм башка хәбәрләр күрсәтелде. JUNIOR SKILLS BILER FORUM-нан барлыгы 4 чыгарылыш әзерләнде, аларның барысын да безнең «ВКонтакте» төркемебездә һәм YouTube каналыбызда язмада карап була. Бу форумда онлайн студиядә ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры һәм IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының штаб җитәкчесе Айгөл Габдрахманова, танылган җырчы һәм Сәләт активисты Илназ Сафиуллин кунакта булды.
15-нче август көнне форумның рәсми ябылу тантанасы узды. Активистларга Сәләт дәрәҗәләре – сигез таҗлы йолдыз сурәтләнгән күкрәк тамгалары тапшырылды. I дәрәҗәле Сәләт билгесе – «Үстерүче» Сәләт үсешенә зур өлеш кертүчеләргә тапшырыла. II дәрәҗәле Сәләт билгесе – «Ныгытучы» Сәләт дәүләтен ныгытуга зур өлеш кертүчеләргә тапшырыла. III дәрәҗәле Сәләт билгесе – «Җыючы» Сәләт проектларында актив катнашучыларга, аларның авторитетын тану йөзеннән тапшырыла. Шулай ук шәмәхә футболкалар да үз ияләрен тапты. Шәмәхә төстәге футболка җитлеккәнлекне аңлата һәм Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир тарафыннан Сәләт дөньясында җитди эш күрсәткән лидерларга тапшырыла.
Бүләкләү һәм рәсми ябылу тантанасыннан соң, зур иҗади концерт булды. Анда танылган җырчы, Сәләт активисты Илназ Сафиуллин да чыгыш ясады. Ләкин бу концертта төп артистлар балалар үзләре иде. Кич дискәтүк һәм шәмчекләр белән тәмамланды.