«Сәләт» – синең мәктәптә! кире кайтырга

«Сәләт» – в твоей школе!

Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең фәнни, иҗади потенциалын арттыру, сәләтле яшь буынны «Сәләт» проектларына җәлеп итү максатыннан, без мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашулар уздырабыз. Нәкъ менә алар нигезендә яңадан-яңа «Сәләт» клублары төзелә. Үткән атнада «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова Казан шәһәренең 1-нче һәм 155-нче татар гимназияләрендә, Биектау районының 1-нче мәктәбендә шундый очрашуларда булып кайтты. Биредә ул балаларны «Сәләт» проектлары, «Сәләт» клубы, гомумән, аның эшчәнлеге белән таныштырды, әлеге чараларда катнашырга өндәде. «Сәләт-Биектау» клубы эшчәнлеген тасвирлап та күрсәтте хәтта:

««Сәләт» – татар теленнән тәрҗемә иткәндә, талант дигән сүз. Безнең берләшмә дә Татарстанның талантлы балаларын берләштерә. Иң мөһиме – һәр бала да сәләтле икәнен аңлау. Тик аның юнәлешен генә таба һәм үстерә белергә кирәк. «Сәләт»кә инде 1994-нче елда ук Арча районында нигез салынды. Ул вакытта әле нибары бер җәйге смена гына күз уңында тора иде. Шул чорда Татарстан Республикасының иң сәләтле мәктәп укучыларын берләштерү идеясе барлыкка килгән дә инде. Мәгълүмати технологияләр, физика һәм математика фәннәрен өйрәтүче лагерьдә нибары 60 бала катнашкан. Аларның укытучылары – Казан (Идел буе) Федераль Университетының мөгаллимнәре. Сменадан соң да әлеге сәләтле балалар белән эшләү теләге туа аларның. Шушы теләк нигезендә, «Сәләт» оешмасы барлыкка килә. Бүген безгә 21 яшь. Хәзер исә бер җәй эчендә без 20 уку-укыту сменасы, көзге һәм язгы канукулларда махсус сессияләр үткәрәбез.  Безнең төп аудитория – 8-11-нче сыйныф укучылары. Ел әйләнәсендә 50-дән артык проект чынга ашырыла, аларда 25 меңнән артык сәләтле яшьләр катнаша. «Сәләт»нең географиясе дә елдан-ел киңәя: Татарстан Республикасы районнарыннан тыш, Башкортостан, Чувашия, Марий-Эл Республикаларында да зур эшчәнлек алып барабыз. 2016-нчы елның җәендә менә сездә дә, Биектау районында да, җәйге алан оештырырга телибез. Ул кул эшләре тематикасына багышланган, WorldSkills стандартларына нигезләнеп үткәреләчәк. Шулай ук робототехника кебек актуаль темаларга да кагылачак. Шулай ук Прага, Австралия һәм Кырымда да безнең үз мәктәпләребез бар.

Шәхсән мин үзем «Сәләт»кә 2006-нчы елда, 9-нчы сыйныфта укыганда килдем. Татар теле һәм әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадада җиңү яулаганнан соң чакырдылар  мине. Бүген инде мин университет тәмамладым, тик тормышым һаман да «Сәләт» белән бәйле. «Сәләт» клубының президенты буларак, әлеге клублар Казанда гына түгел, республикабызның башка районнарында да эшләвен функияләштерәм. Ә алар шактый: Әлмәт, Яр Чаллы, Буа, Бөгелмә шәһәрләрендә, Байлар Сабасы районында тулы көчләренә эшләп киләләр. Без сезгә сәләтегезне үстерергә ярдәм итәрбез. Яңадан-яңа идеяләрегезне чынга ашырырга, зур-зур чаралар үткәрергә өйрәтербез. Җәен без зур форум һәм фестивальләр дә үткәрәбез, аларда хәтта президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та катнаша. Биредә барлык «Сәләт» клублары җыела. Мондый мөмкинлек сезгә дә эләгер дип уйлыйм.

Үземнең беренче тәэсирләремне искә төшерәм: балалар берсеннән-берсе сәләтле. Син алар янында югалып каласың, үз көчеңдә шикләнеп каласың. Тик нәкъ менә шушы мизгелдә үзеңне күрсәтә белү кирәк. Ялгышлар да була, аларсыз мөмкин дә түгел. Чөнки кеше үсмер вакытында шул ялгышларында яшәргә өйрәнә. Бөтенесен дә тоеп, татып карарга кирәк. Шунсыз сез үзегез өчен тулысынча туры килердәй һөнәрне, эшне, кешене, шөгылне таба алмаячаксыз. Ә инде тапканнан соң тормышның бар ләззәтен тоеп яши алырсыз!

Сезгә хәзергесе вакытта үз эшегезне башлап җибәрү кызык булыр идеме? Алайса декабрь аенда узачак тренингта без сезгә барлык серләрне дә ачып салырбыз. «Сәләт-Биектау» чәчәк атарга тиеш!

Үзем мәктәп укучысы булганда мин дә барысын да эшләп карадым. Әлбәттә, күп һөнәрләрем килеп чыкмый иде. Ялгыша идем. Тик мәктәп укучысы булганда сине беркем дә «Дөрес түгел!» дип кимсетмәс,  ялгышсаң да – бер елмаюың җитә, барысын да кичерерләр. Чынлап әйтәм! (Көлә) Аннары тагын бер факт: күбрәк эшләгән саен, барысына да өлгерәсең! Үзегезне сынап карагыз, ирешкәнегездә туктап калмагыз! Уңышлар сезгә!»