«Сәләт» – «сәләт»леләр иле! кире кайтырга

«Сәләт» – поистине кладезь талантов!

Бүген, ягъни 24-нче октябрь, шимбә көнне, «Сәләт»  йортында бәйрәм! Әлеге чарада иң сәләтле балалар чыгыш ясады. Милли киемнәр, моңлы тавышлар, күңел түренә үтеп керерлек шигырьләр... Болар барысы да – «БикаФест 2015». 260 катнашучы, дистәләгән оештыручы һәм кунаклар, Сәләтнең «йолдызлы» дуслары – безнең зур һәм дус гаилә әлеге фестивальне Казан синтетик каучук заводы җитәкчесе Рөстәм Бикмуллин истәлегенә багышлап үткәрә.  

 «Сәләт» фондының генераль директоры Җәүдәт абый Сөләйманов бәйге ачылу тантанасында: «Әлеге фестиваль безнең дустыбызның изге истәлегенә багышлап, аның исемен мәңгеләштерү өчен 14-нче тапкыр үткәрелә. Сезгә, балалар, иҗадый уңышлар, яңа үрләргә ирешүегезне телим. Илһам чишмәгез беркайчан саекмасын»! – диде.

Фестивалебезнең  «Ветеран»ы, «Сәләт»нең якын дусты, җырчы Илназ Сафиуллин конкурс белән бәйле җылы истәлекләре белән уртаклашты:          «Нәкъ менә монда минем иҗадый карьерам башланып китте. Биредә мин беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясадым.  Әлеге фестивальдә минем җырларым барлыкка килде, монда мин алыштыргысыз тәҗрибә алдым! «БикаФест» – ул гаилә, биредә көндәшлек дигән әйбер юк. Монда дуслар гына табарга була. Уңышлар, дуслар! Катнашыгыз, аралашыгыз, җиңү яулагыз!»

Катнашучылар чыгышлары алдыннан каушаса да, фестивальгә карата җылы сүзләр әйтергә вакыт табалар!

Казанның  4 нче интернат-гимназиясеннән килгән Әлфия Гыймадиева әлеге фестивальдә үз мәктәбенең данын  якларга килгән. Ул Ибраһимова Венера белән дуэт башкара, автор-башкаручы номинациясендә дә катнаша. «Укытучым әлеге бәйге турында әйткәч, бик теләп ризалаштым. Үз көчеңне сынап карарга, сәләтле балалар белән аралашып яшәргә кирәк дип саныйм».

КФУның Алабуга филиалыннан килгән Гөлназ Шәкурова теге елны ансамбль белән вокал блогында чыгыш ясаса, быел нәфис сүз бүлегендә үз көчен сынаган. «Әлбәттә, сәхнәдә берүзең басып торганда каушата. Төркем белән җырлаганда җиңелрәк иде. Моңа карамастан, чыгышым яхшы булды дип саныйм. Әлеге фестивальгә елдан-ел яңа кешеләр килеп тора. Үзем өчен ел саен яңалык ачам. «БикаФест» оештыручыларына, катнашучыларга уңышлар телим!»

13 яшьлек Гүзәл Хисмәтуллина  Биектау районыннан килгән. Биредә ул Айбаш урта мәктәбенең данын яклый. Әлеге бәйге турында аңа иптәш кызы катнашырга тәкъдим итә: «Беренче тапкыр «Бикафест»та катнашам. Миңа монда бик ошый. Шул кадәр талантлы балалар белән бер сәхнәдә чыгыш ясавыма сөенәм», – диде.

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры актеры, «Болгар радиосы» ди-джее, күп кенә татар фильмнарында төшкән актер Рөстәм Гайзуллин «Бикафест» фестиваленә үз өлешен кертергә мөмкинлек биргән өчен оештыручыларга рәхмәтен белдерде. «Әлеге фестивальдә беренче тапкыр жюрида утырырга туры килде. Дөресен әйтергә кирәк, сәләтле балалар бик күп. Мондый фестиваль яшьләрнең талантын үстерергә зур этәргеч. Аларның барысына да уңышлар телим». 

Жюри фестивальнең беренче көненә нәтиҗәләрне чыгарды. Финалистларның исемнәре билгеле. Иртәгә, 16:00 сәгатьтә, КФУның актлар залында, гала-концертта аларны тантаналы рәвештә бүләклиячәкләр. Очрашканга кадәр, дуслар!