SOFT SKILLS BILER FORUM ачылды! кире кайтырга

SOFT SKILLS BILER FORUM открыт!

22-нче июньдә SOFT SKILLS BILER FORUM-ның рәсми ачылыш тантанасы үтте.

Чарада Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Николай Чурин, Татарстан Республикасы «Лето» балалар һәм яшүсмерләрне саләмәтләндерү, ял һәм эш белән тәэмин итү үзәге директоры Раил Моратшин, Алексеевск муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ривкат Сөләйманов, ФДББУ ӨБ «Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү федераль үзәге»нең балалар ялын үстерү бүлеге баш белгече Иван Денисов һәм «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов катнашты.

Форумга килүчеләрне беренче булып Тимур Сөләйманов сәламләде: «Ниһаять, без янәдән үзебезнең изге Биләребезгә кайттык. Ә Биләр – «Сәләт»ле булды. Нәкъ шушы җирләрдә безнең тамырларыбыз башлана, шуңа күрә без аларны онытмаска тиеш. Зур эш башкаручыларның дәвамчылары буларак, форумның ачылыш тантанасы безнең өчен бик истәлекле көн. Әле җәй дәвамында Биләрдә 15 мең кеше булачакбыз. Димәк, җәй күңелле узачак, яңа танышулар, хис-кичерешләргә бай булачак».

«Биләр – Татарстанның борынгы башкаласы, хәтта беренче герб та Биләрнеке булган. Моны истә тотарга кирәк. Без Биләр җиренә гашыйк булырга, аның белән «авырырга» тиеш», - дип, үз фикерен җиткерде социаль мәсьәләләр буенча Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Чурин.

Иван Денисов та балаларны һәм оештыручыларны әлеге зур бәйрәм белән котлады. «Балалар йөзендә һәрвакыт менә шундый елмаю күрергә теләр идем», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Биләр җирлегендә халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумы 21-нче июньдә башланды. Ул 25-нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.